Татарстанда коронавирус белән авыручы ике кеше үлеме теркәлгән

1950 елда туган хатын-кыз 5 июльдә авыр хәлдә РКХнең йогышлы госпиталенә китерелә. Ул коронавируста шикләнеп хастаханәгә салына.  8 июльдә халәте кискен начарая, йөрәк эшчәнлеге туктый. Реанимациядә вафат була.

1961 елда туган Татарстан Республикасында яшәүче кеше, хастаханәдән тыш ике яклы интерстициаль пневмония һәм яңа коронавирус йогышына шикләнеп, Әлмәт РҮХ базасында провизор госпиталенә китерелә. Шул ук көнне барлык кирәкле тикшеренүләр узганнан соң, хастаханәгә салына. 6 июльдә сулыш җитмәү билгеләре арту сәбәпле, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Пациентның хәле прогрессив рәвештә начарлана. Пациент 11 июль көнне үлә.

Һәр очракта үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

 


Фикер өстәү