Баланы калдырсам, гөнаһ булмыймы?

– Икенче мәртәбә кияүгә чыктым. Кечкенә балам бар. Тик ирем баламны кабул итеп бетерми. Әнием баламны үзе карап үстерергә риза. Баламны әниемдә калдырсам, гөнаһ булмасмы?

Сәрвәр, Кукмара.

Сорауга башкалабыздагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:
– Әгәр имезүдән туктаган икән, калдыра ала. Сер түгел, әниләрнең дә төрлесе бар. Кызының баласын үз баласы кебек күреп, тәрбияләп үстерә икән – ярый. Шәригать ягыннан, гомумән, бала бераз үскән икән, ул атасы карамагында булырга тиеш. Биредә шундый вәзгыять килеп чыккан икән, әбисе караса, гөнаһ булмый.


16 фикер

  1. Гөнаһ булуын булмас! Ә ничек яшәргә була икән ул чит иргә ташланып, үзең тапкан балаңны калдырып киткәч? Ул ир кисәге сезне яратса, бала белән ме, баласыз мы, карап тормас иде. Димәк, ул ышанычсыз!!! Бу минем фикерем!!!

    1. Эбисе ярында кадерле бала булып усуе яхшырак . Энисен гаеплэмик. Тормыш бер урында тормый . Этисе дэ бар бит аңа ярый энисенэ кабат кияугэ чыгарга ярамыймыни?

      1. Андый хатыннар гомер буе ирдэн иргэ йорилэр,бала сонгы чиратта алар очен.
        Этисенэ ярый,энисенэ кабат кияугэ чыгарга ярамый мени дигэнсез.Алай булгач эбисенэ дэ картайган конендэ тынччлап ял итэргэ ярамый мени? ул бит уз балаларын устергэн

    2. Нинди бэгерсез ана,ничек ират таптым дип баланы калдырып китеп була,башыма сыймый мондый сорау

    3. Үзең кабул иткәч, нигә баланы кире кагарга, аның да әнисе янында үсәргә хакы бар, аңламыйм мондый ирләрне, баламны үземнән читләштерә идем

  2. Гомер буе уз баланнын нэни генэ унышларын курмичэ, хэр адымына соенмичэ яшэу. Балан ускэч уртак тел Таба алмау, бер-беренэ чит-ятка эйлэнуне телэмэгез, Ир хатын сайлыйсыз инде. Килэчэктэ ул иргэ сез кирэк булырсызмы???

      1. Ялгышасын. Калдырма баланны. Табарсын уз парынны. Ышанычсыз ирлэргэ таянма.

  3. Эгэр сезне яратса балагызны да кабул итэр иде! Тар кунелле эгоист кешегэ ошаган, Ир диеп кечкенэ баламны ташлап китмэс идем

  4. Газиз баланы, бала кирәкмәгән иргә алыштыралар мени, кабул итми икән, ир атны сайламыйлар инде, аннан бала табарсыз, улда калдырып китсә, аныда әниегез үстерер мени, үз балагызны үзегез карагыз, сезгә дигәне табылыр, балагызны сездәндә артык яраткан иргә генә чыгыгыз, баланың ни гөнахы бар. Ә кайбер ир атлар чынлапта көтүдәге үгез сыман бала ясыйда, ә бала өстендәге җаваплылыкны үз өстенә алмый.

    1. Шаккатам шундый хатын кызга. Ничек инде чит ир дип баланы калдырып китэргэ була. Эни булырга язган икэн «Эни» дигэн исемне дэ матур итеп кутэреп йортергэ кирэк. Балагыз эниезгэ «Эни» диячэк,э сезнен йорэк тузэрме сон.

  5. Мин бала белэн кияугэкилдем аллага шокер кызымны уз балаларыннан артык яратты.кызым,да эти генэ дип тора эледэ мен рэхмэт ана.

  6. Эйе инде ничек баланны калдврырга кирэк ансыз ничек яшэргэ кирэк ирсездэтоып була бит яратса ул синебала белэндэ ала

  7. Минем бертуган апамнын язмышы бу. Ул ике яшь ярымлык баласын энигэ калдырып икенче кияугэ китэ. Малаен эти белэн эни карап устерделэр. Ул аларны эти эни дип атап усте. Армия хезмэтен утэде, ойлэнде. Матур гаилэ корып кыз хэм ул устерделэр. Балаларнын хэзер уз тормышлары. Ул уз энисендэ 1-2 сэгатьлек кунак кына. Шэхэрдэ яшэсэ дэ авылга еш кайта, лэкин энисе янына тугел, э ускэн йортка. Балачакны искэ алып утырганда да истэ калган чак эти-эни белэн бэйле. Устергэн эти-эни куптэн гур иялэре. Энисе курше апа кебек. Исэнме исэн и бетте. Жунле ана, баланы иргэ алмашмый.

Җавап Отменить ответ