Йорты янында 200дән артык төр чәчәк үстерүче Айгөл Хәбибуллина: «Чәчәкләрдә 45 яшендә үлеп киткән әнием рухын күрәм»

Башкортстанның Краснокама районы Яңа Каенлык авылында туып-үскән Айгөл Хәбибуллина йорт тирәсен чәчәкләргә күмгән. Өе янында 200 төрдән артык чәчәк үсә. Петуниянең генә дә 50ләп төрен үстерә ул!

– Кечкенәдән гашыйк мин аларга. Әнием дә табигатьнең бар матурлыгын күрә торган иде. Гел чәчәкләр үстерде һәм яратты. Кызганыч, без аны бик иртә югалттык. 45 яшендә инсульт булып үлеп китте. Әни үлгәч, мин аңа атап чәчәкләр үстерә башладым. Аларда әнинең рухын күрәм. Чәчәкләр белән сөйләшеп, су сибәм. Матур итеп үсегез дип тә яратам үзләрен. Алар мине тыңлый, үсәләр, – ди Айгөл.


Кияүгә чыккач та, әллә ни еракка китмәгән. Яңа Каенлык авыл җирлегенә кергән Редкино авылына гына күчкән. Ире белән 3 бала үстерәләр.


– Кеше диңгезгә барсым килә, ди, чит шәһәрләргә йөри. Минем исә, авылдан беркая да китәсем килми. Эш белән районга барсам да, өйне сагынып кайтам. Гаиләм янәшәсендә генә күңелемә рәхәт. Әле менә 3 сыйныфта укыганда җыйган орлыкларымны таптым. Чәчәкләр миңа балачактан ук якын иде, – ди ул. – Өй яныбыздан кеше кимеми. Матурлык аша кеше кәефен күтәрә алам икән, тагын ни кирәк инде?! Узып баручылар туктап фотоларга төшәләр. Кешегә ошый икән, мин сөенәм генә. Әнә шул кешеләрне күргәч, күңел үсә, чәчәкләрнең тагын да матуррак сортларын утырасы килә. Аларның саны елдан-ел арта. Мин чәчәкләрсез яши алмыйм.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү