Белгечләр чаң суга: коронавирус белән авыручылар кабат авырырга бик мөмкин

Коронавирус белән авырып күпмедер вакыт үткәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр күләме кими һәм кабат авыру мөмкинлеге бар. Германия табиблары шундый фикергә килгән.

Белгечләр гыйнварда авырган кешеләрдән кабат анализ алып карганнар һәм аларда антитәнчекләрнең бик аз булуын ачыклаганнар.

— Без тугыз кешенең дүртесендә нейтральләштерүче антитәнчекләрнең кимүен күзәттек, — ди Швабинг клиникасы баш табибы Клеменс Вендтнер.

Шулай итеп, табиблар коронавирусны кабат йоктыру куркынычы барлыгын ачыклаганнар.

Элегрәк әлеге фикергә Кытай табиблары да килгән иде. Антитәнчекләр санының кискен кимүе авыруны симптомнарсыз гына кичерүчеләрдә күзәтелә икән.

Узган ялларда Гонконга профессоры Габриэль Леунг таҗвирусның йогышлылыгы артуы турын да белдерде. Мартта бер авырган кеше өч кешегә авыру йоктырырга сәләтле дип белдерсәләр, хәзер исә әлеге санның дүрткә җитүе ачыкланган.


Фикер өстәү