Казанда ачык һавада кино күрсәтә башлыйлар

15 июль көнне Кабан янында, ачык һавада “Кабан күле янында кино вакыты” дип аталган  кино күрсәтү сезоны ачыла.  Кино дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,  анда кинематография өлкәсендәге “Алтын тәлинкә”  I төбәкара премия каталогына кергән фильмнар күрсәтеләчәк.  Иртәгә фестивальне оештыручылар тамашачылар игътибарына  Казан авторларының дүрт кинолентасын һәм бер кыска метражлы кино  тәкъдим итәләр.  Керү бушлай.

Кабан буенда киноны   атна саен һәр чәршәмбе күрсәтергә җыеналар. Әлбәттә инде, моның өчен һава торышының да  әйбәт булуы кирәк.


Фикер өстәү