«Алтын каләм»дә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Татарстанда XXV балалар, үсмерләр, яшьләр өчен тәгаенләнгән “Алтын каләм – Золотое перо” матбугат фестивалендә катнашырга гаризалар кабул итү башланды.

Иҗади ярышта  10 яшьтән 20 гә кадәр булган яшь журналистлар көчләрен сынап карый ала. Бу хакта  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп приз – журналист һөнәре алу өчен уку йортына ышанычлы юллама.

Гаризалар 2020 елның 20 июленә кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү