Барбига охшаган кыз эшеннән китәргә мәҗбүр булган

Будапешт шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек Барбига охшаган кыз матурлыгы белән ирләрне хушларыннан яздыруы аркасында эшеннән китәргә мәҗбүр булган.

Барбара Луна Сипос балачагында ук Барби курчаклары белән уйнап, хыялланып үскән. Ә 17 яшендә Барбига әйләнү өстендә эшли башлаган. Биш ел эчендә кыз дистәләгән пластик операция ясатырга өлгергән, аның әлеге матурлануы 12 миллионнан артыкка төшкән. Операция бәясен аның элеккеге ире түләгән.

Үзгәрешләр кичергәннән соң, кызны бик җитди кабул итми башлаганнар. Ирләрнең башын әйләндергеч кыяфәткә кергәннән соң сәркатиб булып эшләгән кызга хәтта эшеннән китәргә туры килгән. «Барби» әле ирешелгәннәр белән генә туктарга җыенмый, тиздән кабыргасын алдырып, өченче ринопластикасын ясатырга җыена, дип яза Лента.ру.


Фикер өстәү