Торак өчен түләүне кирәккә генә түгел, ә белеп тә түләргә кирәк

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү килүгә иң элек аның суммасына карыйбыз. Аннары исә нәрсә өчен күпме тотылганына игътибар итәбез. Күңелдә туган сорауларга җавап та эзләргә тырышып карыйбыз. Кайчак, тотылган су, ут өчен тиешле сумманы исәпләп чыгара да алабыз. Ә кайбер чакта кәгазьдәге суммага исебез китеп, риза булмасак та түлибез. Күпләрнең торак хуҗалыгы өлкәсендә белеме җитми. Андыйларга Татарстанның ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге ярдәм итә. Барысына да өйрәтәләр: укыталар да, килеп туган сорауларга җавап та табалар.

Татарстанның ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов кеше ни өчен түләгәнен белергә тиеш дигән фикердә. Шуңа да алар республикада яшәүчеләрнең торак хуҗалыгы өлкәсендәге барлык сорауларына җавап бирергә тырышалар. Әле ул гынамы, халыкка түләүләрнең ничек исәпләнүен, идарәче оешма дөрес итеп чутлаганмы-юкмы икәнен дә өйрәтәләр. Моңа бушлай укыталар. Быел кайбер районнарга барып та дәрес биргәннәр. Пандемия вакытында онлайн укытуга күчеп торганнар.
– Квитанция язылган һәр сумманы ачыкларга кирәк. Мәсәлән, кеше чүп чыгару өчен вакытында түләп бара икән, төбәк операторы да аңа тиешенчә хезмәт күрсәтергә тиеш. Чүп җыюны кеше саныннан түгел, фатир мәйданыннан түләтә башлау белән дә килешеп бетмим. Чүпне кеше тарата. Төбәк операторлары акча ягын уйласа, без кешеләрнең мөмкинлегеннән чыгып эш йөртәбез, – диде ул. – Соңгы вакытта республика халкы игътибарлы. Әле менә шушы көннәрдә генә, кайберәүләрдән дезинфекция дигән аерым юл куеп та акча алганнар. Без бу кешеләрнең мөрәҗәгатен кабул итеп алып, тикшердек. Баксаң, аларда өй тирәләрен чиста тоту, җыештыру дигән хезмәт булмаган. Коронавируска бәйле подъезд җыештырулар өчен башкаларга әнә шул хезмәт эчендә исәпләнсә, калганнарга аерым түләү килгән.
Үзчикләү вакытында халыкның эшсез калуы, тормышы авырлашу коммуналь хезмәтләрне түләүдә дә чагылган. Бурычлылар 4 процентка арткан. Күбрәк эшсез калучылар һәм өйдән чыга алмаган өлкәннәрнең бурычы җыелган. Бурыч белән бергә халыкның сораулары да арткан. Моны Дмитрий Романов кешенең буш вакыты барлыкка килеп, кулы җитмәгән эшләргә тотынуы белән бәйли. Ул чакта үзәккә аена 250шәр шалтырату килгән.
– Кешеләр күбрәк йорт яннарындагы тәртипсезлеккә зарлана. Идарәче оешма эшеннән риза булмаучылар да бар. Һәр очрак үзенчәлекле. Әмма без күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең үзләрен дә чисталыкка, тирә-яктагы тәртипкә игътибарлы булырга чакырабыз, – ди ул.
Идарәче оешмаларның эшчәнлегенең нидән гыйбарәт икәнен ачыклар өчен, алар арасында бәйге дә игълан ителгән иде. Әмма, ни кызганыч, республикада 381 лицензияле оешма булса да, үз эшен ачыктан-ачык күрсәтергә бары тик 16сы гына риза була.
Оешмалар арасында беренчелекне яулаган Казанның Яңа Савин районында урнашкан «Уңайлы йорт» идарәче компаниясенең тәҗрибәсен чит төбәкләрдән дә килеп өйрәнеп китәләр икән. Үз эшен күрсәтергә кыенсынмаган идарәче оешмалар арасында Казан белән беррәттән Чаллы, Мамадыш шәһәрләре, Әгерҗе, Түбән Кама, Кама Тамагы районнары бар.
– Катнашкан оешмаларның барысын да җиңүче дияр идем. Алар калганнарга да үрнәк булып тора. Эшен яшермәгәч, халык алдында абруе, ышанычы арта, – ди Дмитрий Романов. – Кешеләр нинди генә оешма хезмәт күрсәтсә дә безгә килә. Аннары «Халык контроле», «Ачык Татарстан» порталына яза. Милекчеләр ширкәте төзегәннәр дә күп зарлана. Озакламый милекчеләр ширкәте җитәкчеләре белән очрашып сөйләшергә, алардагы проблемаларны ачыкларга җыенабыз, – ди Дмитрий Романов.

Республикада эшләүче беренче бишлеккә эләккән идарәче оешмалар
1. «Уңайлы йорт» (Казан)
2. «Иске шәһәр» (Казан)
3. «Электротехников» (Чаллы)
4. «Жилкомсервис – М» (Түбән Кама)
5. «Мәскәү районы ТКХ» (Казан)

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү