Коронавируска бәйле 6 сорауга ҖАВАП

Өченче этапка күчәрбезме? Сәүдә үзәкләре ачылырмы? Бу һәм башка сорауларга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир ЖАВОРОНКОВ һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь АВДОНИНА бирде.

  1. Тагын нинди чикләү чараларының “йомшаруы” көтелә?

Республика чикләүләрне бетерүнең өченче этабына авыручылар саны кимемичә күчә алмаячак. Өченче этапка күчү өчен чир таралу коэффициенты 0,5 булырга тиеш. Хәзер ул 0,9ны тәшкил итә. Аңлашыла, авырулар кискен кимергә – тәүлегенә 5-6 очракка гына калырга тиеш.  Хәзергә без үз тәкъдимнәребезне Татарстанның Министрлар кабинетына җибәрәбез. “Йомшару” сәүдә үзәкләре, беркадәр чикләү белән җәмәгать туклануы объектлары эшенә дә кагылачак. Мисал өчен, кальян тарту тыела, корпоративлар үткәрү рөхсәт ителмәячәк. Шулай ук урамда урнашкан аттракционнарны ачарга тәкъдим ителәчәк. Сәүдә үзәкләрендә элеккечә балалар бүлмәләре, кинотеатрлар һәм фудкортлар эшләмәячәк.

  1. Сулыкларда коену ни өчен рөхсәт ителми?

Пляжга бармаска дигән тыю юк. Рөхсәт итмәү коронавирус инфекциясе таралуга түгел, ә мондый сулыклардагы суның тиешле санитар таләпләргә туры килмәвенә бәйле. Су объектларын күзәтүне туктатмадык. Моны май аеннан бирле башкарабыз. Халык күпләп су керә торган сулыклардан 226 проба алынды. Санитар-химик күрсәткечләр буенча канәгатьләнерлек булмаган пробалар өлеше – 21 процент, микробиологик күрсәткечләр – 6 процент. Аккош һәм Тирән күлләр, кызганыч, микробиологик күрсәткечләр буенча таләпләргә туры килми. Җәен әле су аша эләгә торган башка төрле чирләр турында да онытмасак иде. Су аша коронавирус йокмый, монда чир йоктыру ихтималы бик кечкенә. Әмма пляжларда кеше күп җыела, дистанция үтәлми.

  1. Чит илдән кайтучыларга мәҗбүри рәвештә обсервациягә урнашу кирәк булмаячак. Андыйлар хәзер нишләячәк?

Чит илдән кайткан кешеләр, мәҗбүри обсервациягә урнашу урынына, коронавируска тест тапшырачак. Шуның нәтиҗәсендә госпитализация мәсьәләсе хәл ителәчәк. Тестны кайтыр алдыннан 3 көн кала тапшырырга кирәк. Чит илдән кайтачак кешеләрнең ике төре бар. Бу – чит ил гражданнары һәм Россия гражданнары. Чит ил кешеләре коронавирус юклыгын раслаучы белешмәне санитар-карантин пункт хезмәткәрләренә бирәчәк. Кеше анализ бирергә теләмәсә, ул 14 көн дәвамында полиция контролендә үзизоляциядә булачак. Хәзерге вакытта Татарстанда чит илдән килгән 106 кеше медицина күзәтүе астында кала.

  1. Кафе-рестораннарның җәйге верандалары эшендә кагыйдә бозу очраклары булмадымы?

Татарстанда соңгы өч атна дәвамында эшли башлаган җәйге верандаларга карата шелтәләр булмады. Әмма узган атнада 54 тикшерелгән урынның өчесендә хокук бозулар ачыкланды. Антисептик юк, җәмәгать туклануы оешмасы хезмәткәрләренең температурасын үлчәмичә кертү кебек таләпләрне үтәмәгәннәр иде.

  1. Коронавирустан терелгән кешегә кайчан урамга чыгарга, башка кешеләр белән аралашырга мөмкин?

Соңгы ике тесты тискәре булып чыга икән, андый кеше курыкмыйча гадәти тормышка кайта ала. Ул башкаларга куркыныч тудырмый.

  1. Җәйге чорда “ашыгыч ярдәм” хезмәтенең эше арткандыр?

Әйе, “ашыгыч ярдәм” хезмәте чагыштырмача киеренке халәттә эшли. Хәзер кондиционер астында булып, шуның аркасында суык эләктереп, температурасы күтәрелгән кешеләр дә табиб чакырта, шуңа күп. Аларның бер өлешен сырхауханәләр кабул итә.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү