Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы Васильево бистәсендәге хәлгә ачыклык кертте. Билгеле булганча, хастаханәнең 30 хезмәткәре пневмония белән чирләве турында хәбәр таралган иде.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков:
— Авыручылар барлыгы турында мәгълүматка ия без. Шундук COVID-19мы, пневмонияме икәнен әйтү кыен. Сырхауларның һәм медицина персоналының сәламәтлекләрен куркыныч астына куймас өчен, хастаханәне вакытлыча ябарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, — диде. Моңа өстәп, мөмкинлектән файдаланып, биредә ремонт эшен башлап җибәрмәкчеләр. Авыруларны вакытлыча Яшел Үзәндә кабул итәчәкләр. Бу дәвалау сыйфатына йогынты ясамаячак, дип ышандырды Владимир Жаворонков.