Татарстан Президентын «Кольцо» сәүдә үзәгенең төзекләндерү концепциясе белән таныштырдылар

Узган елның октябрендә нәтиҗәләр ясаган конкурста җиңүчеләр, кисәтүләрне исәпкә алып, проектны эшләп бетерделәр. Рөстәм Миңнеханов концепцияне тулаем хуплады, шул ук вакытта, башкала халкында объектның нинди зур кызыксыну уятуын исәпкә алып, аңа эшкә керешкәнче, тулы презентацияне тәкъдим итәргә кушты.
Проект эксплуатацияләнә торган түбәне (кафе, ял зонасы), парковка урыннарын киңәйтүне (җир асты парковкасы хисабына) күз алдында тота.


Фикер өстәү