Бик тәмле һәм файдалы смузи ясау ЫСУЛЛАРЫ

Җиләкле смузи

Кирәк булыр: ½ л кефир, 1 данә банан, кура җиләге, караҗиләк (черника), карлыган, чиа орлыгы, 2 аш кашыгы мюсли.
Җиләкләрне юып киптерергә. Бананны чистартырга һәм боҗралап турарга. Барысын да блендер стаканына салып, боламык хәленә җиткереп, изәргә. Кефир өстәп, тагын бер кат бер болгатырга. Әзер смузины стаканнарга салып, өстенә чиа орлыгы, җиләкләр белән бизәргә.

Яшел смузи

Кирәк булыр: петрушка, укроп, салат яфраклары, кыяр, кефир.

Петрушка һәм укропны алдан блендер ярдәмендә измә хәленә китерергә. Шуңа кул белән вакланган салат яфракларын өстәргә, кыярны шакмаклап турарга. Бердәй масса барлыкка килгәнче блендер белән изәргә. Кефир өстәп, тагын бер тапкыр болгатып алырга.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү