СССР заманының 50ләп машина һәм мотоциклын туплаган Анатолий Вакулюк: «Берсен миллион сумга сатып алырга теләгәннәр иде, ләкин сатмадым»

Лениногорск районының Шөгер авылында рәт-рәт тезелеп киткән СССР заманындагы мотоцикл-машиналар хуҗасы Анатолий Вакулюк белән очрашып сөйләшкәч, тарихка кагылгандай булдык. Коллекционерның сигез гаражындагы техниканы акчага күчереп исәпләсәк, бәяләре берничә миллион сумга җыела. Сорап килүчеләр дә бик күп, ди. Ләкин ул берсен дә сатмый, чөнки: «Аларның һәркайсы – тарих, кешеләр турында истәлек. Ә тарихны онытырга ярамый», – дип саный.  

Иң «карт»ы 1937 елгы

Анатолий Вакулюк техникага бөтен җаны-тәне белән гашыйк. Алар яныннан тыныч күңел белән генә узып китә алмый. Һәркайсы турында шулкадәр яратып сөйли. Биредәге 40 мотоциклның һәркайсының тарихын белә Анатолий. Алар арасында ниндиләре генә юк: «Урал», «Днепр», «ИЖ-56», 349, 350, «К-125» («Ковровец»), «Восход», «ЗИМ», «Минск», «Муравейник», заказ буенча ясалган спорт мотоциклы, күргәзмә өчен эшләнгән трицикл дисеңме… Иң «карты» – 1937 елгы.

– Мин сезгә хәзер иң кадерле әйберемне күрсәтәм, – диде Анатолий абый, 1948 елгы «BMW» мотоциклына төртеп күрсәтеп. – Аның бөтен нәрсәсе үзенеке. Моны миңа Оренбург кешесе бүләк итте. «Толя, яса әле», – дигәч, балалар белән барып карап алып кайттык. Әгәр чүплеккә чыгарып атсалар, шул килеш югала иде. Алып кайтып яңарттым үзен.

Аларны ул дачалары каршындагы иске йортта, гараж, сарайларда саклый. Барысы да диярлек чүплеккә, тимер-томырга дип чыгарыласы булган. Вакулюк турында ишетеп белүчеләр, ташларга кызганып, машина-мотоциклны үзләре китереп бирәләр, ди. Шуннан соң ул аларга «җан өрә». Запас частьларны үзенекен куярга тырыша, оригиналларын эзли. Бүген коллекциясендә булган һәр техникасы хәрәкәттә аның. Оныкларны утыртып, җиләккә, урманга алып бара.

– Менә бу мотоциклны кичә генә алып килделәр, – дип таныштыра ул икенче «горурлыгы» белән. – Чүплеккә ташлыйсы булганнар икән. Минем турыда ишетеп, алып килгәннәр. Төзәтеп, йөрерлек итеп ясап куйдым. Гомумән, «Чыгарып ташлыйсы идек, сиңа кирәкмиме? Бабайдан калган», – дип килүчеләр күп. Беркөнне бер кеше белән аралашканда, сүз ара сүз чыгып, 25 ел элек базлары ишелүен әйтте. Аста бабасының мотоциклы калган икән. Ул аны яшьләрдән качырып саклаган булган. «Казып ала алсаң, бушка алып кит», – диде. Ышанмадым башта. Ялганлыйдыр дидем. Шулай да мина эзләгеч белән тикшереп карарга булдым. Җиһаз  тимер булуын күрсәтте. Нәтиҗәдә «Москва» мотоциклын казып чыгардык.

Коллекциясендәге машиналары белән дә күкрәк киереп горурланырлык. Без киноларда, тарих китапларында күреп-укып белгән чын тарих лабаса болар! СССР заманыннан ун машина бар. Иң «өлкәне» – 1937 елгы. Араларында Лениногорскидан Иранга барып эшләгән беренче нефтьченең машинасы да, Шөгер битум заводы директоры йөргәне дә, попны йөрткән 1950 елгы «Победа» машинасы да бар. Монда хәтта «Берегись автомобиля» фильмындагы кебек «ГАЗ-21», «ГАЗ-24», халык телендә «Бобик» дип йөртелгән «ГАЗ-69»ны да тотып-карап була.

– Ә менә бу «Волга» (ГАЗ-2102), Владимир Путин Самарага килгәч, аны озатып йөрүче төркемдә булган, – дип таныштыра чираттагы машина тарихы белән машиналар хуҗасы. – Мин аны соңыннан бер генералдан сатып алдым. Бер мотоцикл бәясенә. Генерал да ушлы кеше: сатар алдыннан башта минем турыда тулы мәгълүмат туплаган. Ышанычлы булганга гына биреп җибәрде. Дөресен әйткәндә, мин чит ил машиналарына кызыкмыйм, чөнки аларга запас частьлар табу бик авыр. Сатып алам дисәң дә, бик кыйммәт торалар. Минем хәтерем бик яхшы. Сигез гаражда миллион запас часть бар. Кайда нәрсә ятканын – барысын да хәтерлим. Элек «Крайслер» (АКШ) бар иде. Бер тапкыр ватылгач, андыйлар белән эшләмәскә булдым. Калганнары –  совет машиналары, күпчелек «ГАЗ»лар.

«Акчадан кыйммәтрәк истәлек бар»

Коллекциядәге машина-мотоциклларны сорап килүчеләр дә бик күп икән. Ләкин хуҗалары бер генә техниканы да сатмый, чөнки: «Аларның һәркайсы – тарих, кешеләр турында истәлек», – ди.

– Менә бу мотоциклда, мәсәлән, киномеханик Кадермәт бабай кинокассеталар ташый торган булган. Оныгы алып килде аны. Ничек сатып җибәрим инде мин аны?! Ул бит – якты истәлек. Зур акча тәкъдим итәләр.  Хәтта миллион сумга сатып алырга теләгәннәр иде берсен. Ләкин акчага сатылмый торган кыйммәтләр дә бар дөньяда, – ди коллекционер.

Уллары, оныклары да техника белән кызыксына икән. Аеруча кече уллары әтисе эзеннән киткән. Оныклары да бабалары белән иске-яңа мотоциклларда урам әйләнеп кайтырга бик ярата ди. Бу гаиләнең тагын бер күркәм гадәте бар: Анатолий абый һәр гаилә әгъзасының юбилеена мотоцикл ясап бүләк иткән. Олы улларының – 35, кечесенең 20 яшьлегенә махсус мотоцикллар ясаган. «Харлей Дэвидсон»га охшатып ясаган әлеге мотоциклларның конструкцияләре үзгәртелгән, утырып йөрергә җайлы. Килененә дә ясап бирергә исәбе бар.

Хатынына 57 яшь тулган көннәрдә «Победа» машинасын җыеп бетергәннәр.

– Бик үзенчәлекле бүләк булды ул. Мине утыртып, урам борылышыннан әйләндереп килделәр. Оныклар да мотоциклга да, машинага да утырып йөрергә ярата, – ди Надежда.

«Кеше ташлаган һәр нәрсә – безнеке»

Анатолий абыйның мавыгуы да, үзе дә бик үзенчәлекле булып чыкты. Рус милләтеннән булса да, татарларны, татар җырларын, моңын ярата. Татарча сөйләшә.

– Мин тик торырга яратмыйм. Гомер буе ни белән булса да шөгыльләнәм. Кайда гына эшләмәдем. Эшләми калган өч кенә җир бар: полиция, кибет һәм морг. Машиналар җыю, техника төзәтү белән ныклап торып пенсиягә чыкканнан соң егерме еллап шөгыльләнәм, – дисә дә, безнең сөйләшкәнне ишетеп торган хатыны Надежда:

– Без Анатолий белән кырык ел яшибез. Аны белгәннән бирле шушы техника белән мавыга ул, – диде.

Шулай да Анатолий абый көне буе машина янында гына кайнамый. Кәҗәләре, кош-кортлары да бар икән.

– Көнебез иртәнге сәгать 4тә башлана. Кәҗә, куян, хуҗалыкны карыйбыз башта. Аннан соң ике сәгатемне тимергә багышлыйм да, башка эшкә күчәм. Шуңа күрә хатыннан шелтә эләккәне юк, – дип көлә.

Ә Надеждасының иренә тулысы белән теләктәш булуы күз карашына кадәр чыккан. Анатолий абый гараж саен кереп, безне машина-мотоцикллар белән таныштырып йөргәндә, аның ире белән горурлануын күрсәгез…

Гомумән, техникага гына түгел, СССРга кагылышлы һәр нәрсәгә игътибарлы әлеге гаилә. Ленин сыннары, портретлары булсынмы, диафильмнар, немец лампасы, 1947 елгы патефон, Советлар Союзы гимны яздырылган пластинкалар – дача урынында булган йорт, ишегалдына һәркайсы сыйган.

– Кеше ташлаган һәр нәрсәне без алып кайтабыз, – ди Надежда. – Тарих, истәлек бит. Күпмедер вакыт узгач, әйберләре белән кызыксынучы хуҗалар да бар. «Эшлиме? Кешегә бирмәдегезме?» – дип сорыйлар. Безгә шунысы кадерле. Музейларга да биргәннәре булды. Тик хәзер булганнары үзебездә саклана.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү