Яшәү дәрте биргән туган ягым

                                                    «Нәселең кем? – дип сорыйлар миннән. –

                                                      Нинди милләт, кайсы яклардан?»

                           Һәрчак горурланып җавап бирәм:

                                   «Татармын! – дим. – Казан артыннан!»

Сүземне инде арабыздан бакыйлыкка күчкән академик Азат Зыятдиновның олы фикереннән башлавым гаҗәп түгел. Мин шул химик галимебез туган Таузар илендә яшәүче  Зыя бабайлар йортына килен булып төшүем, Карадуган җидееллык мәктәбендә Азатны математикадан укытуым һәм шул гаиләдә гомерләвем белән үземне бәхетле дип саныйм, әйтер сүзем дә бар.

Азат җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанда техник училищеда укый,  нәкъ тәмамлаган көнне армия сафына хезмәткә чакыру ала. Юлда барганда тимер юл вокзалында Азатның иптәшләре белән татарча сөйләшүен бер ханым игътибар белән тыңлый да: «Сез кайсы милләттән?» – дип сорый, 19 яшьлек Азатның җавабы әзер: «Татармын ди, Казан артыннан». Ә кызыксынып сорау бирүче ханым «постой, постой…» дип Азат тирәсендә кулын чабаклап 2-3 мәртәбә әйләнә дә: «Боа…, як наш человек!» –  дип хәйран калып башын чайкый…  Бу җавапка Азат энем бик игътибарлы  була. Аның татар халкының тарихын,  үзенең туган авылы Таузар  иле турында, ни өчен «иле» кушымчасы  бирелүен  беләсе килә. Абыйсы Бакый белән ун бабасын табып, нәсел-гаилә  шәҗәрәсен төзиләр. Авыл тарихын өйрәнү дәвам итә. Бакый тарихи эзләнүләрен  11 төрле китап итеп бастырып халыкка өләшә. Белемгә омтылыш Зыятдин бабайдан ук килә. 1964 елда туган Зыятдин бабай «Кызыл Татарстан» газетасын үзе алдырып, даими укып бара. Хәзергәчә «Социалистик Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталары – безнең гаиләнең яратып  даими укыла торган матбугаты.

Армия хезмәтеннән Азат дөньяны киңрәк һәм тирән өйрәнеп кайта. Фәннәрнең иң яшь тармагы химия өлкәсен өйрәнергә керешә. Нәкъ шул елларда Түбән Кама шәһәренә нигез ташы  салына, ул шул төзелә торган яңа шәһәргә китә. Анда аны хуплап каршы алалар,  ул тулы иҗади көченә эшли,  химик, доктор, профессор, академик дәрәҗәсенә ирешә. Зур булмаган татар авылында моннан ким дигәндә 70 ел элек туган авыл баласына фәнни һәм рухи көч каян килә дип уйласак… җавап бердәнбер – авыл рухы! Әйе, авылны аңлый белергә, таный белергә кирәк!

Безгә, авылга, Җир-ана  һәм табигать байлыгы рухи көч, яшәү дәрте бирә! Уйласаң, исең китәрлек:  бер бөртек борчак яки бодай орлыгын җир куенына саласың… Ул сиңа аз дигәндә ун мәртәбә арттырып бирә! Авыл урман суга, саф һавага бай. Табигать кочагында яшәгән халкы да шундый, тик көтеп ятмый – нидер төзи, таба,  яңарта.

Авыл уртасындагы күлне карадуганлылар яратып «Бакый күле» дип йөртәләр.

Таузар иле халкы сугыштан исән калган ятимнәр белән 1948 – 1949 елларда Кенә суы дигән елга бөясендә эшли торган су тегермәне янына электростанция төзеделәр. Төп электромонтер эшләрендә Раузит һәм Юныс Әүхәдиевләр, Рәис һәм Мөдәрис Хаҗиевлар, Адәрәт Ганиев башкарды. Таузар халкы районда беренчеләрдән булып электр яктысында яши башлады. Өстәвенә радиоузел барлыкка килде.  Аны  эшләтүче  –  Балтачның үзешчән галиме (аны Балтачның Кулибины диләр) Салих абый Булатов. Радиоузел авыл өчен могҗиза иде; йортларга концертлар, яңалыклар көне-сәгате белән иреште. Манарасы киселгән мәчеттә урнашкан башлангыч мәктәптә Таузар иле укытучы кызлары эшләде, шуңа күрә бу авылны «Мәгърифәтле Таузар иле» дип йөртәләр.

Таузар иле авылында яңа мәктәп ачылган көн.

Академик Азат үзе исән чакта авылның урамнарын асфальтлап шомартуны оештырды. 2014 елда авылның үзәгендә балалар ясле-бакчасы, башлангыч мәктәбе һәм    мәдәният йорты булган комплекс төзетте, мәктәп чәчәкле бакча эчендә, әлеге чәчәкләр «Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр һәм тыл ветераннарын зурлаучы истәлек такталары»н да бизәп торалар.

Авыл!  Анда аралашу, хәл белешү иркен дә, ирекле дә. Борынгы Таузар иле авылында ике академик үсеп чыгуының сере дә шул ук авыл рухы дип бәялик! Икенче академик – Фаил Әхмәдиев  1950 елда Таузар илендә туа.  Әхмәдиевләр (Фәрит, Фаил, Марат) – көрәштә спорт мастерлары; Фаил – механика өлкәсендә танылган галим – профессор, Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.

Заманалар үзгәрә, колхозларны эреләндердек. Әлеге  Таузар иле кебек  6 авылны берләштереп «Игенче» күмәк хуҗалыгы барлыкка килде. Үзәге Карадуган авылында. Һәр авыл үз урынында, табигать матур, кешеләребез шул ук. Карадуганның үзендә унберьеллык мәктәбе, 90 балага исәпләнгән «Ак каен» балалар бакчасы, даруханә, медпункт, 6 кибет, мәдәният йорты, китапханә,  чәчтараш – матурлык үзәге хезмәт күрсәтә.

Тарихны белим дисәң, Рәсәй күләмендә бердәнбер «Себер тракты тарихы» музее 1981 елдан бирле эшләп килә. Таузар иле авылын Гыйззәтуллин Ансар 1997 елда мәчетле итсә, 2007 елда өч бертуган  Хөсәеновлар (Рәис, Рубис, Фәнис) Карадуган авылы халкын мәчет белән сөендерделәр. Игелекле туганнар авыл зиратын яңартып коймаладылар. Алар әлегә кадәр шушы ике авыл мәчетен үз шефлыкларында тоталар. 1990 нчы елларда Карадуганның данлыклы мебель фабрикасы таркалгач, Рәис, Фәнис Хөсәеновлар, эшсез калган оста мебельче ир-егетләр белән киңәшеп, мебель ясау эшен кабат башлап җибәрделәр. Күп төрле йорт  кирәк-ярагын яхшы итеп эшлиләр, халыкка кирәкле төзелеш материалларын әзерләп бирәләр.

Карадуган  җирлеге – мәдәниятле җирлек.  Хезмәт белән бергә рәхәтләнеп ял итүче, җырга-моңга гашыйк кешеләре белән мактаулы ул. Милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән Җәваһирә Сәлахова,  ТАССРның атказанган  һәм  халык артисткасы Римма Ибраһимова туган ягыбызны данласалар, хәзер исә Рафил Җәләлиев, Римма Гарәпшина кебек талантлы яшьләребез, шигырь, җырлар иҗат итүче  авылыбызның уңган егете Фидәил Хәйруллин, атаклы журналистыбыз Рәфыйк ага Шәрәфиев белән горурланабыз. Авыл сәхнәләрендә бүген дә яшьләрнең моңлы тавышлары ишетелү – без – өлкән буын өчен бик куанычлы. Карадуган, Арбаш авылларының җырчы егетләре – Нәзир Сәләхов, Зөлфәт Булатов, театр уйнаучы, биюче Раил Сәгъдиев, Фәрит Бәхтияров  кебек оста    яшьләребез бар. Карадуган «Себер тракты тарихы» музее, Бакый Зыятдинов исемендәге гимназия, мәдәният йорты, китапханә бүгенге көндә  бергә кул тотынышып хезмәт куя. Китапханәгә мәктәп укучылары, яшьләр даими мөрәҗәгать итәләр. Өлкән яшьтәге китап укучылар кичләрен ял итәргә, җырлар җырларга, туган  илебезнең, туган җиребезнең тарих битләрен барларга җыела, төрле матур чаралар үтә. Карадуган музеенда  үзебезнең гимназия укучылары белән бергә, районыбыз мәктәпләре укучылары да еш кунак булалар.

Менә шулай хезмәттә дә, мәдәнияттә дә сынатмыйча  яши ул туган ягым халкы!

                                                                                               Мәдинә Зыятдинова, 

Балтач, Карадуган


Фикер өстәү