Марат Әхмәтов: «Безнең максат кемгәдер ошарга тырышу түгел, иң мөһиме – кыйблабыз дөрес булсын»

Бүген Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды. Аның рәисе – Татарстан Дәүләт Советы урынбасары Марат Әхмәтов.

Комиссия 35 кешедән тупланган. Анда депутатлар белән беррәттән, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшьләр дә шактый. Сүз уңаеннан, татар ата-аналары төркеме җитәкчесе Илсөя Әхмәтгалиева җыелышка конкрет тәкъдимнәре белән килгән иде.

– Рәсми игълан ителгән көннән башлап социаль челтәрләрдә төрле фикерләр язылды. Алар арасында ошатмаганнары да бар. Ә инде безнең максат кемгәдер ошарга тырышу түгел, иң мөһиме – кыйблабыз дөрес булсын, диде комиссия рәисе.
Утырышта дүрт эшче төркем оешты. Аның беренчесе милли мәгарифкә багышлана. Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне һәм уку әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән эшләү буенча эшче төркемне Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкләячәк.

Марат Әхмәтов эшче төркем җитәкчесенә теләкләрен җиткерде. Аның берсе татар теле дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эшен тизләтү булса, икенчесе – татар теле укытучыларының дәрәҗәсен арттыру. Бу җәһәттән яңа кызыксындыру чаралары табылса да, зыянлы булмас иде, диде Марат Әхмәтов.
Комиссия рәисе ата-аналар белән эшчәнлеккә аерым тукталды. “Мәктәп белән элемтә һәркайда бармы, әллә сыекмы? Безгә мәктәп һәм ата-ананы тулы канлы гаилә итеп берләштерергә кирәк”, – диде ул.
Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү