Депутатлар «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнаша

«Бердәм Россия» партиясе депутатлары «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Ел ахырына кадәр республикада 1 меңнән артык ишегалды тәртипкә китереләчәк. Пандемия вакытында депутатлар да хәйрия ярдәменнән читтә калмаган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм  Россия» фракциясе  җитәкчесе Юрий Камалтынов  фирканең беренче яртыеллык нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында җиткерде.

– Узган хисаплар белән чагыштырганда, быелгысы кыска, әмма күпкә эчтәлеклерәк. Депуталар «Безнең ишегалды», хәерчелеккә каршы көрәш буенча һәм башка программаларны тормышка ашыруда катнашты. «Мәрхәмәт» хатын-кызлар берләшмәсе «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» дигән проектны гамәлгә ашырды, – диде ул. – Пандемия вакытында  депутатлар күпбалалы гаиләләрне  читтән торып уку өчен гаджетлар белән тәэмин итәргә, хастаханәләрдә коронавирус белән авыручыларга кирәк-яраклар алырга булышты. «Рәхмәт, табиб» акциясендә катнашып, бер көнлек хезмәт хакларын күчерде. Бу акча  медицина хезмәткәрләренә тотылачак.

Юрий  Камалтынов Рөстәм Миңнехановка «Безнең ишегалды» проектын  «Бердәм Россия» фиркасе тәкъдим итүен әйтте. Аны хуплап, программа кабул итүе өчен  Президентка рәхмәтен белдерде. Быел, икътисади шартлар бик үк җиңел булуга карамастан, меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк. Биш ел эчендә  7 меңгә якын ишегалды үзгәреш кичерәчәк.

– Пандемия вакытында  волонтерлар   бик актив эшләде. Әлеге хәрәкәттә яшьләр күп, өлкәнрәкләр дә бар. Үзчикләү чорында  күп кешегә кирәк-яракны өйгә китерү ошады. Китергән өчен акча түләргә кирәкми. Бу тәҗрибәне алга таба да кулланырга кирәк. Ярдәм кешегә һәрвакыт кирәк,  – диде ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү