Фидания һәм Ләбиб Лероннар: «Яшь вакыт булса, бәлки уйлар да идек»

Язучы Ләбиб Лерон белән хатыны Фидания 7 сутыйлы бакчасында авыл тормышы белән яшәп ята. Тавыклары йомырка сала, бройлерлар үстерәләр. Кыскасы, Лероннар тормышына кызыкмаган кеше юк. Инстаграмда Фидания апаның язылучылары соклануларын комментарийларга язып калдыра. Кайберәүләр Ләбиб абыйны мактап туялмый, йорт  алып яшәргә үгетләүчеләр дә бар.

Ләбиб абыйны белмәгән кеше юк. Ә менә Фидания апа белән таныштырып китү урынлы булыр. Кукмара районының Октябрино авылында туып үскән ул. Туган нигезендә әнисе Диншат апа яши. Дөрес, җәйләрен генә үз өендә тора. Кышка кызы белән кияве үзләренә кайтып ала.

– 1988 елда алган бакча иде ул. Ул чакта журналистларга бирделәр. Дустым Газинур Морат белән килгәндә, инде рәтле урын калмаган иде.  Мин караганының кара балчыкларын күршедәге әби үзенә эттертеп куйган иде. Сайланып тормадым, булганга шөкер итеп, беренче күргән урынга риза булдым, – ди Ләбиб абый. – Башта 4 сутый җиребез бар иде. Соңрак күрше әбинекен дә сатып алдык. Без тормыш итә башлаганда такта табу да авыр иде. Бакчадагы бәдрәфләрне агач әрҗәләрдән ясадык. Хәзер генә ул бөтен нәрсә бар.

Ләбиб абыйга бакча алырга йөргәч, авылыгыз бар бит дип тә әйтәләр. Ул туган нигезен дә ташламый, бакчасының да сукмагына да тузан төшерми. Быел коронавирус таралгач, беркая да барып йөри алмаячакларын чамалагач, бакчага тавык алырга булалар. Башта күршеләр белән киңәшәләр. Алар ризалык биргәч кенә кетәклек төзергә тотыналар.

– Уйнап кына, Ләбибкә әллә тавык алыйкмы икән, дип әйткән идем. Ул моны шундук хуплады. Кечкенә генә шул максатны бергәләп тормышка ашыра башладык. Ләбиб бакчага тактасын, кадагын алып төшеп, тавык-чеби ояларын ясап та куйды. Матур да булсын, кыяфәтсез булып бакчаның ямен алып тормасын, дип бик тырышты. Булдыра ул! Мактап тору шикелле үтә җаваплы эш миңа калды. Шәп булды, синең кулларың алтын, дия-дия үсендереп тордым, – ди Фидания апа. – Тавыгы булгач, хәзер чебие дә кирәк бит инде, икесен бергә карарбыз әле, дип утыз бройлер алып җибәрдек. Авыл баласы бит икебез дә, күңелебезнең иң тирән җирендә,  бәреп чыгарга тилмергән чишмә кебек, авыллыгыбыз яшәп яткан, ахры. Шуңа юл табылуга икебез дә чиксез рухланып, бу эшләрдән тәм, хәтта романтика табып, яшәп ятыш. Дөресен генә әйткәндә, чыгымы күбрәк тә булып чыкты бугай. Бушлай күкәй ашыйбыз дип, ыштансыз  кала яздык дип шаяртам. Ләкин безгә кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт.

Кайберәүләр авылдан китүгә тиз шәһәрләшә. Теле дә үзгәрә, тормышка карашы да. Ә Лероннар гаиләсен, аларның бакчасын күзәтеп барып, авылга кайткандай буласың. Балачак искә төшә. Күпләр йорт салырга үгетли икән.

– Яшь вакыт булса, бәлки уйлар да идек әле. Хәзер инде ул яшьтә түгел инде без. Бакчачылык ширкәте рәисе дә, минем түбәләр алыштырып, мунчалар яңартканны күргәч, сезгә йорт кирәк, ди. Кирәкми ул безгә.  Шушы 7 сутый җирдә дә рәхәт! Коттеджларын бер читтә торсын! – ди Ләбиб абый. Шул урында аны хатыны да җөпләп куя.

–  Ходай шушы бакчабыздан, фатирыбыздан аермасын, дип булганына шөкер итәбез, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү