Этләргә приют кирәк

 

Сукбай этләргә дә хөрмәт. 2018 елда кабул ителгән “Хайваннарга җаваплы караш турындагы” закон кертелгәннән соң, дәвалап булмый торган авыру булмаса, кешеләр тормышына куркыныч янамаса – аларны атарга да, “йоклатырга” да ярамый. Приютларда яшәүче этләргә дә тию тыела. Элеккеге кебек авыл җирлеге башлыкларына барып та, этләрдән котылырга ярдәм итегез дип сорап булмый. Тәртибе шундый. Хәзер урамда йөрүче сукбай этләрне махсус оешмалар килеп тота, стерилизация ясый, кирәкле вакциналарны кадый. Шуннан соң, колагына тамга тагып, кире урамга чыгарып җибәрә. Шушы чаралар өчен республикада быелга 56,5 миллион сум акча бүленеп бирелгән.
Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында узган утырышта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнагать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев җиткерде.
– Бу акчалар этләрне вакытлыча тоту, аларга ярдәм күрсәтүгә генә бирелә. Ә менә приютлар төзү өчен бернинди ярдәм дә каралмаган, – диде ул. – Республикада федераль закон таләпләренә туры килерлек бер генә приют та юк. Вакытлыча тоту өчен 9 приют эшләсә дә, алар юридик яктан рәсмиләштерелмәгән.
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә караганда, ел башыннан республикада 3 меңнән артык эт тотылган. Узган ел сукбай этләрнең саны 20 меңгә җиткән.
Габделхак Мотыйгуллин һәр районда этләр өчен приют булдырырга кирәк, ди. Аның фикерен Азат Хамаев та хуплады. Алга таба, бу эшне тормышка ашыру юлларын да эзлиячәкләр.
Депутатлар приют төзү турында баш ватканда, этләр кешеләргә һөҗүм итеп тора. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе вәкиле Нәзирә Галимҗанова әйтүенчә, быелның алты аенда гына да республикада 5268 эт тешләү очрагы теркәлгән. 18 эттә котыру авыруы ачыкланган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү