«Ун янгынның тугызына кеше гаепле»

Көннәрнең эссе торуы янгын куркынычы китереп чыгара. Бу хакта урманчылар да кисәтә. Кичәгедән башлап 21 көн дәвамында урманнарга керү һәм аның янына машиналар белән туктау тыела. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

–   Урманнарда җиләкләрнең  өлгергән вакыты. Быел ул аеруча күп. Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам:  ун янгынның тугызына кеше гаепле. Җиләккә йөрүчеләр дә куркыныч тудыра. Бу чорда урманнарда янгын чыгу ихтималы зур, – ди урынбасар.

Исегезгә төшерәбез, республикада урман янгыннары соңгы мәртәбә 2010 елда булган иде. Урманчылар сигез ел буе янгынга юл куймады. Аларның моның өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән  Татарстанда 25 төрле типтагы урман-янгын станцияләре эшли. Янгынга каршы тору өчен махсус техникалары да җитәрлек. Әле бүген генә Президент аларга 112 машина ачкычы тапшырды.

– Янгыннарны булдырмау – урманчыларның уртак тырышлыгы. Бу эш системага салынган, – ди Илгизәр Зарипов.

Мисал өчен, бүген Россиядә 7 903 урман янгыны очрагы теркәлгән. Иң эресе – Иркутск өлкәсендә. Биредә янгын куркынычсызлыгы хакында игълан ителгәч кенә дә урманнар 20 тапкыр янган.

Бер шырпы сызу да, зур бәла китерергә мөмкин, ди урманчылар. Кешеләрнең урман буена килеп ял итәргә теләүләре, учак ягу, күңел ачуларының ахыры хәерле тәмамланмаска да мөмкин. Әмма урманга барып йөреп кайту тәртип бозуга кермәячәк.

– Әгәр кешеләр урманда йөрү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза икән, һичшиксез, җаваплылыкка тартылачак.  Андыйларны 3 мең сумга кадәр штраф көтә. Вазифаи затларга – 20 мең сум, юридик затларга 200 мең сум күләмендә акчасын чыгарып салырга туры киләчәк, – ди Илгизәр Зарипов.

Урманнарга керүне ничек тыячаклар? Өч атна дәвамында урман янәшәсендә «керергә ярамый» дигән язулар эленәчәк, урман юлларын шлагбаум белән каплап куячаклар, тәүлек буе урманнарда кизү  торачаклар.

– Янгын турында хәбәр килә калса, урманчылар һәрвакыт әзер тора, – ди Илгизәр Зарипов.

Исегезгә төшерәбез, бүгеннән Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч районнары чикләрендәге урман фонды территориясендә чикләүләр кертелде.  Шулай ук Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыкларына керү тыела.

 

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү