Трамп бер әңгәмә вакытында 60 тапкыр шыттырган?!

Америкада The Checker (Тикшерү) дигән сервис эшли икән. Менә шул сервис Президент Трампның митингларда ясаган чыгышларын, журналистларга биргән әңгәмәләрен, Twitterдагы язмаларын анализлаган да 2017 елда инаугурация булганнан соң, олигарх-президент дөреслеккә туры килми торган 20 меңнән артык хәбәр тараткан, дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу хакта АКШның абруйлы газетасы Washington Post хәбәр итә. Трамп авызыннан ялган көннән-көн күбрәк коела, ди. Ил белән җитәкчелек итә башлаганда, авызыннан тәүлеккә биш тапкырдан кимрәк «саескан очырган» булса, хәзер «борчак сибү» күләме көнгә егерме тапкыр артып китә икән. «Вашингтон пост», Трамп коронавирус пандемиясе турында сөйләгәндә, үзенең импичментына кагылышлы мәгълүмат биргәндә, кара тәнлеләрнең тигез хокуклар өчен көрәшен искә алганда аеруча күп ялганлый, дип раслый. Трамп сүзләренә ышансаң, элекке Президент Обама аның сайлау алды штабына шпионлык иткән. Әмма аның бу сүзләрен раслый торган җитәрлек фактлары юк икән.
АКШ икътисады турында сүз чыкканда, соңгы президент аеруча күп алдаша. Америка икътисады үзе идарә иткән елларда дөнья тарихында күрелмәгән биеклекләргә иреште дип, 360 тапкыр шыттырган. Чынлыкта пандемия Америка икътисадын бөтенләй диярлек аяктан еккан, сәнәгать рецессия кичерә, сәүдә сугышлары нәтиҗәсендә товар алышу кими икән.
Мексика чигендә дивар төзү турында сөйләгәндә, Трамп авызыннан шулай ук тере саесканнар көтүләре белән оча, ди. Трамп, дивар төзелә, бу инфраструктур проектка хәрби бюджеттан һәм наркотикларга каршы көрәш акчасыннан миллиардлаган доллар бүленде, дип 261 тапкыр күзгә төтен җибәргән. Чынлыкта Конгресс дивар төзелешен финанслаудан баш тарткан, акча иске коймаларны алыштыруга гына җиткән икән. Ул коймалар аша контрабандистлар элек ничек кереп-чыгып йөрсәләр, хәзер дә шуны ук кабатлыйлар, ди.
Җирән Президент үзенең салымнарны рекордлы рәвештә киметүе белән горурланырга ярата. Бу хакта ул 210 тапкыр әйткән. Әмма салымнарны киметү буенча Трамп проекты эчке тулай продуктның 0,9 проценты күләмендә генә җиңеллек китерүне күз алдында тота икән. Рональд Рейган идарә иткәндә, бу сан 2,9 процентка җиткән.
Трампның бер тәүлеккә алдашу буенча рекорды 9 июль көнне матбугат вәкилләренә интервью биргәндә булган. Әңгәмә вакытында ул 60 тапкыр шыттырган.
Трамп үзе бер дә аптырап тормый. «Вашингтон пост»ны һәм башка Америка матбугатын фейклар таратуда гаепли. Тагын бер нәрсә бар: сәясәтчеләр теленнән «борчак сибелү» – гадәти күренеш инде ул. Тик менә кайсы күбрәк күзгә төтен җибәрә икән?

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү