Казанда ике ел штрафларын түләмәгән хатын-кызның машинасын алганнар

Суд приставлары Казанда 32 яшьлек хатын-кызның Volkswagen Tiguan машинасын алырга мәҗбүр булганнар. Аның ике елга штраф күләме 63,5 мең сумга җиткән булган.

Кич белән суд приставлыры бурычлы хатын яшәгән йортка килгәннәр, тик ул өйдә булмаган. Ә элегрәк элемтәгә чыгудан баш тарткан булган. Суд приставы йорт янын әйләнеп чыкканнан соң, күрше ишегалдында бурычлының машинасын тапкан. Шуннан соң ул урынга эвакуатор чакырып машинаны штрафстоянкага озатканнар.


Фикер өстәү