«Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Татарстанның Иҗтимагый палата әгъзасы итеп сайланды

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унберенче утырышында Татарстанның Иҗтимагый палатасының яңа әгъзасы билгеле булды. Иҗтимагый палата әгъзасы булып торган Илдар Суфияров, башка эшкә күчү сәбәпле, палата составында урын бушаган иде. Әлеге урынга кандидат буларак «ВТ»газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова тәкъдим ителде. Бүгенге утырышта аның кандидатурасын бертавыштан яклап чыктылар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров хәбәр иткәнчә, парламент каравына “Гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәге” төбәк иҗтимагый фондыннан материаллар кергән, алар ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабированы раслауны сораган.

Аның кандидатурасы сессиягә кадәр Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан каралды һәм хупланды.


Фикер өстәү