Васильево хастаханәсенең пневмония белән авыручы 30 хезмәткәре арасында коронавирус йоктыручылар да бар

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Васильево бистәсе хастаханәсе буенча яңа мәгълүматларны хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез: хастаханәнең 30 хезмәткәре пневмония белән чирләве турында хәбәр таралган һәм кичә ул хастаханәне япканнар иде.

-Без өч медицина хезмәткәренең COVID-19 диагнозы белән авыруын раслыйбыз, калганнары өйдә, үзизоляция шартларында. Без аларның халәтен, симптомнарын контрольдә тотабыз. Әмма бу медицина ярдәме күрсәтү сыйфатында чагылмый. Барлык пациентлар да Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә күчерелде, — диде ул.


Фикер өстәү