Төркиягә авиарейслар яңартыла

Төркиянең Транспорт һәм инфраструктура министрлыгы Россия хакимияте белән ике ил арасында авиарейсларны яңарту турында килешү төзелгәнен хәбәр итте. Бу хакта Анадолу агентлыгы яза.

Төркия агентлыгы мәгълүматлары буенча, очышлар шушы көннәрдә башланырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: халыкара рейслар коронавирус таралу куркынычы аркасында Россия Хөкүмәте тарафыннан 27 мартта туктатылган иде.

 


Фикер өстәү