Бер-бер артлы ике егетен югалткан Аш-Буҗи халкы: «Авылыбызның яме китте»

Шушы көннәрдә Кукмара районының Аш-Буҗи авылында бер-бер артлы ике егет һәлак булган. Бу хакта үзләренең инстаграм битләрендә авылдашлары бик ачынып яза.

Блогер Ләйсән Хәмәтдинова да, ике яп-яшь егетләрнең мәңге кайтмас җиргә китүләре белән килешә алмый.

– Авылыбызның яме китте. Урамнар тынды. Бу егетләрнең әти-әниләре ничек чыдый икән дигән сорау белән яшибез. Бу хәлләрдән соң сөйләшәсем дә килмәде. Берәр караңгы почмакка кереп утырырга иде дигән уй белән яшәдем, – дип язган ул.
Аш-Буҗи авыл кешеләрнең бик тәрбияле, күбесенең дин юлында икәнен ишетеп беләбез. Бу авылда хәтта кибетләрдә хәмер дә сатмыйлар. Халык бердәм, дус-тату яши.
Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов сүзләренә караганда, ул үзе дә әле дә егетләрнең үлеменә ышанып бетә алмый.

– Безнең җирлеккә 6 авыл керә. Барлыгы 3600 кеше яши. Инсаф Нәбиев Туембаш елгасында су коенганда батып үлде. Бик акыллы егет иде. Кечкенәдән намазда булды. 21 яшь кенә иде үзенә. Ул 12се вафат булып, 13е җирләнде. Аны күмгәннән соң юлга кузгалган Рәдиф Әхәтов авариягә эләгеп арабыздан китеп барды. Икенче көнне 20 яше дә тулмаган Рәдифне озаттык. Әти-әниләренә, туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Монда нинди сүзләр әйтсәң дә, аларны юатып булмый инде, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Интертат


Бер-бер артлы ике егетен югалткан Аш-Буҗи халкы: «Авылыбызның яме китте»” язмасына фикерләр

  1. Ул егетларнын авыр туфраклары жинел булсын. Урыннары ожмахта булсын. Ати- аниларына сабырлык бирсен ходай- тагала, чонки минда улым белян кызымны югалттым.

Җавап Отменить ответ