Федераль агентлык ике китапка субсидия бүлеп бирәчәк

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык ел саен конкурс аша социаль әһәмиятле басмалар исемлеген төзи һәм китапларны бастыруга субсидия бүлеп бирә. 2020 елда җиңүчеләр исемлегенә Татарстан китап нәшрияты да керде.

Тәкъдим ителгән басмалар арасында ике китап бар. Аның берсе – татар, рус, инглиз телләрендә әзерләнгән “Нәсел, нигез, йола” дигән альбом-китап (төзүчесе – Л.Миңнуллина). Китапның тиражы — 1 мең данә.
Карл Фукс авторлыгында татар һәм рус телләрендә “Казан татарлары” дип исемләнгән китап та федераль субсидия хисабына нәшер ителәчәк. Бу китап Европа фәнендә татар халкының тарихына, этнографиясенә һәм мәдәниятына мөнәсәбәтле беренче объектив басма буларак билгеле.

www.tatkniga.ru сайты аша бу китапларның электрон яисә басма вариантларын соратып алырга мөмкин булачак, шулай ук нәшриятның фирма кибетләренә дә сатуга чыгарылачак.


Фикер өстәү