«Исәпкә бар, санга юк» булса, халыкка нинди үрнәк күрсәтәбез соң без?

6 чакырылыш Дәүләт Советының 11 нче утырышы ничек башланганын, кем артыннан кем нәрсә сөйләгәнен язып  тормыйм. Чөнки утырышларда гадәттә ике авыздан һаман да бер сүз ишетергә туры килә. Ул да булса, федераль закон кысасына кертеп, үз законнарыбызны кабул итү.

Парламентыбызның закон чыгару эшчәнлеге турында чыгыш ясаганда, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та бер-ике җөмлә белән шушы хакта әйтеп куйган иде.

Эшчәнлекне ул ике чорга бүлде: 1920 – 1990 һәм 1990 – 2020 еллар эчендә парламентның ниләр белән шөгыльләнгәненә анализ ясады. Дөрес, беренче чорга артык тукталмады, ә менә Татарстанның яңа тарихындагы парламент эшчәнлеге хакында шактый җәелеп сөйләде.

1990 елдан башлап законнар кабул итү сан буенча чакырылыштан чакырылышка арта барган. Мәсәлән, беренче чакырылышта елына – 25, икенче чакырылышта – 55, өченчесендә – 75, дүртенчесендә 100 закон кабул ителгән. Ә менә сыйфат мәсьәләсенә килсәк, 1990 – 1992 елларда базовый законнар 75 процентны алып торса, инде соңга таба базовыйлар, ягъни үзебез кабул иткәннәр кими барган. Юрий Камалтынов бу хәлнең Федераль үзәк белән үзара мөнәсәбәтләргә бәйле икәнен яшермәде, ике арада төзелгән Шартнамә юкка чыгуын да телгә алды ул.

Шунысын әйтим, үзебезне юата,  бәлки, горурлана да алабыз әле: Татарстан федераль законнар эшләүгә дә «кул тыга» башлады. Димәк, парламентыбызның абруе кимемәде кебек.

Бүген без яшәештәге үзгәрешләрне һәм иң беренче чиратта федераль законнарны исәпкә алып үз законнарыбызны камилләштерү белән мәшгульбез.

Кайберәүләрдән: «Федераль законнар буенча яшәгәч, безгә үз парламентыбыз кирәкме соң?» – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Ничек кирәк булмасын ди милли республикага парламент?

Камилләштерү, төзәтмәләр кертү шактый ук дәрәҗәдә Татарстанның һәм икътисади, һәм милли үзенчәлекләре белән бәйле. Димәк, Шартнамә кәгазьдә бетсә дә, яшәешебездә үз эшен эшли әле. Әлбәттә, барысы да шома гына бармый, каршылыклар аша атларга туры килә.

Утырышта депутат Ркаил Зәйдулланың чыгышын бер-ике сүз белән аңлатып китим әле. Ул сентябрьдә узачак Президент сайлавында югары кәнәфигә дәгъва кылучыларның ике дәүләт телен дә белүенә шикләнде. Президентлыкка дәгъва кылучылар «тора-бара өйрәнербез», «чәйлек-шикәрлек беләбез» дип әйткәлиләр икән, имеш. Чәйлек-шикәрлек кенә  күпмилләтле Татарстан белән җитәкчелек итеп булыр микән соң ул? Әйтергә теләгәнебез шул: милләтләр язмышы хәл ителгәндә нәкъ менә парламент беренче булып үз сүзен әйтергә тиеш. Чөнки илдә законнар кысасында яшәргә тиешле демократик җәмгыять төзү омтылышы бара. Ә икенче дәүләт теле саналган татар телен саклау һәм үстерүгә килгәндә, Ркаил Зәйдулла әйтмешли, депутатлар эшне үзләреннән башларга тиеш. Парламентта татар депутатлары «исәпкә бар, санга юк» булса, халыкка нинди үрнәк күрсәтәбез соң без? Хәзергә югары мөнбәрдән татарча сөйләүчеләр күп түгел, урысча сөйләшеп, акыллырак күренергә теләүчеләр исә шактый.

Зинһар, үпкәли күрмәгез, хөрмәтле депутатлар, тел белмәүдә гаепләргә хакыбыз юк, әмма үзегез утырган бинада татар теленә дәүләт теле статусы бирелгән икән, законны сез дә хөрмәт итәргә тиеш дип уйлыйбыз.

Яңадан федераль законнарга кайтсак, нигездә алар начар түгел, төбәк парламентлары өчен стратегик әһәмиятләре зур. Без шул законнар кысасында үзебезгә җайлаштырып төрле хокукый актлар, нормативлар, карарлар кабул итәбез. Мәсәлән, бу укылышта федераль бюджет кодексына нигезләнеп, үзебезнең кодекска «салым булмаган керемнәр тулысы белән муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына кертелә» дигән өстәмә кабул иттек.

Аны Президент Рөстәм Миңнеханов та хуплады, ул акча (әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хокук бозу өчен салынган штрафлар) республика бюджетында эреп юкка чыгарга тиеш түгел, диде. Узган ел бу керемнәр 34 миллион 700 мең сумга якын булган. Бер уйлаганда күп акча түгел кебек. Әмма муниципалитетларга дәүләт вәкаләтләре белән бергә акча бирү юлларын да табу – үзе үк яхшы фал. Бу дәүләт белән идарә итүгә җирле үзидарә органнары аша акрын-акрын халыкны тарту да.

Утырышта депутатларның «Оешмалар мөлкәтенә салым турында»гы Татарстан законына үзгәреш кертүен дә искә аласы килә. Таҗвирус афәтенең икътисадка шактый нык сугуына карамастан, инновация өлкәсендә кече һәм урта бизнесны саклап калу, үстерү өчен ташламалы салым ставкасын (0,5%) 2024 елның гыйнварына хәтле озайттылар.

Кайда ничектер, безнең парламент эшендә Президент та, дәүләт киңәшчесе дә, министрлык вәкилләре дә турыдан-туры катнаша. Соңгы вакытта «Татарстан командасы» дигән сүзләр еш әйтелә башлады. Кайберәүләр исә моны өнәп бетермәде. Татарстанны флигель белән чагыштырды. Янәсе, Мәскәүдән искән җилгә иелеп-бөгелеп яшибез инде шунда. Бер уйлаганда, аның  чагыштыруы дөрес, әмма ул флигельнең җил уңаена түгел, ә җилгә каршы борылуын белми иде, ахры. Урыс кардәш әйтмешли, «как жаль»! Ә без, шөкер, һаман юлда, һаман алга таба барабыз, җилләргә күкрәк куеп, диюем. Җилгә каршы бару рәхәт ул, чөнки каршылыксыз хәрәкәт тә, яшәү дә юк.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү