«Куркасыз шул сез, язарга да, дәшәргә дә куркасыз»

Каян телефон номерымны тапкан диген, беркөнне бөтенләй таныш булмаган берәү шалтыратты.

— Ризван Гыйлемханов син буласыңмы?

— Юк, Риман булабыз.

— Бигрәк тузга язмаган исем тапкансың.

— Тапмадым, әти-әни кушкан. Сезнең исемегез ничек соң?

— Ниважны, укучыларыгызның берсе булам.

— Шулай да.

— Ну… Хәмит булсын, допустим.

Шаяртканны аңламады бу, мине гаепләргә тотынды:

— Әллә нәрсәләр язып ятасыз шунда, гади кешене яклап берни дә язмыйсыз. Например, нигә минем пенсиям бик аз?

— Пенсияне без билгеләмибез бит инде.

— Какуй разница, гади кешеләр турында кайгырту сезнең эш түгелмени? Сине телевизордан күргән бар, гел Шәймиевләр, Мөхәммәтшиннар тирәсендә чуаласың. Шунда берәр сүз әйтә алмыйсың штоли?

— Хәмитнең пенсиясе бик аз икән, бераз күтәрегез әле, димме?

— Причем тут Хәмит! Мин үзем турында гына әйтмим, минем кебек мескен хәлдә калган кешеләр күп ул. Җитәкчеләр – бер мафия инде ул, үзләре турында гына уйлыйлар. Син дә шул мафиядәдер әле. Без гади халык сезнең кебек кеше өстендә яшәп өйрәнмәгән. Син үзең дә пенсионер бугай, акчаны көрәп аласыңдыр әле.

— Көрәп алмаса да җитә. Ничек эшләсәң, шулай аласың инде, брат.

— Мин – гади авыл малае, синең кебекләр брат була алмый. Совет заманында тигезлек бар иде, ичмасам, хәзер ил белән караклар, бандитлар җитәкчелек итә. Дөрес түгелме?

— …

— Ә-ә, дәшмисеңме? Ызначит, мин дөресен сөйлим. Гади халыкны нинди көнгә калдырдыгыз бит! Тагын шул пенсияне әйтәм әле, дуслар белән бер утырып эчсәң, яртысы бетә дә китә.

— Ә нигә эчәсең?

— Кайгыдан эчәм мин, бөтен халык кайгыдан эчә, шуны аңламыйлар. Ике хатыным, алкаш белән яшәмим дип, ташлап чыгып китте. Инде менә өченчесе белән торам, хатыннар бөтенесе дә бер икән ул, ир кадере дигән нәрсәне белмиләр. Менә өченче хатын дүрт яртылык акчага сезнең гәҗитне яздырган. Күпме акчаны суга салгансың, дип сүктем әле беркөнне. Талашып киттек: «Эчүеңне ташламасаң, китәм, әнә шешәләреңне кочаклап йокларсың», – дип кычкыра.

Да, малай, кая бара бу замана, ә! Ирләрнең кадере дөге бөртеге хәтле дә калмады. Нигә шулар турында язмыйсыз, ә? Слушай, сезнең гәҗиткә яздырган акчаны хатынга сиздерми генә кире кайтарып булмас микән? Хет бер яхшылыгың тияр иде. Хөкүмәткә ышаныч юк, түрәләр череп баеп бетте, ә минем менә данный момент баш төзәтергә дә акча юк. Үләргә ятканда авызга йөз грамм салырлык кеше дә калмады бит… Син мине тыңлыйсыңмы соң?

— Тыңлыйм.

— Нигә әйе дип тә, юк дип тә әйтмисең соң?

— Кайсы сүзеңә әйе дим соң?

Ник, дөресен сөйләмиммени? Һәр сүземә пичәт сугарлык бит. Куркасыз шул сез, язарга да, дәшәргә дә куркасыз. Сөйләшерлек, киңәшерлек кеше дә калмады, валлаһи.

Шулвакыт телефонда көлгән тавышлар, стакан зыңгылдавы ишетелде. «Допустим Хәмит»нең тавышы үзгәрде. Бик таныш тавыш иде бу, тукта… Баҗай, син түгелме соң?

— Мин булмый, кем булсын инде, отпускыны печтек кенә юып утыра идек. Тукта, баҗайны кызык итим әле, дигән идем.

Минем күптәнге дус, бер-беребезгә бераз кыланып «баҗай» дип эндәшеп йөргән Ильяс иде бу. Мине сынаган булган, вәт артист. Ярый әле, артыгын сөйләп ташламадым, әйтер сүзләр бар иде югыйсә. Кирәк чакта телемне тешләп калырга өйрәнмәгән булсам, тәки кызык хәлгә кала идем.

Риман Гыйлемханов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү