Суның кадерле чагы: авыллардагы сусызлыкның сәбәпләре нидә?

Авыл халкы чаң суга: әлеге эссе көннәрдә алар сусызлыктан тилмерергә мәҗбүр. Аеруча Казан тирәсендәге районнарда яшәүчеләргә авыр. Аларда су атналар буе юк. «Утырткан яшелчә, җиләкләребез кибеп бетте. Үзебез ни юына, ни ашарга пешерә алмыйбыз», – ди алар. Авыллардагы сусызлыкның сәбәпләре нидә? Вазгыятьне уңай якка ничек үзгәртергә? «ВТ» шул хакта белеште.

«Төн буе су җыябыз» 

Питрәч районының Көеки авылы халкы узган атнада көннәр буе сусыз яшәргә мәҗбүр булган.

– Җиде көн көндез бер тамчы да су булмады. Төнлә бик аз гына килде. Бу атнада су бар, ләкин көче бик сүлпән. Ашарга пешерергә, чәй куярга җитәрлек кенә. Әле ярый төнлә ярыйсы ага. Кер юу машинасын да шул вакытта гына кабыза алам. Төнлә барлык эшләрне эшләп йокларга ятканчы, сәгать 3 тула. Безнең биш балабыз бар. Узган атнада аларны юындыра алмыйча газапландык. Җитмәсә, көннәре дә бик эссе тора бит. Урамыбызда балалы гаиләләр бик күп. Күп балалылар да шактый. Без әтиләргә якын торырбыз, улларыбыз, кызларыбызга да авыл һавасы булыр дип, Көекигә узган ел гына күченгән идек, шуңа күрә әлегә бакчабыз юк. Суны сак тотарга тырышабыз. Аккан вакытта зур мичкәләргә тутырып куябыз. Әтиләрдә берничә тонна сыешлы бик зур мичкә бар. Аларга да барып юынабыз. Анда тутырылган су өч көнгә җитә, – ди биш бала әнисе Алия Абдуллаева.

Аның сүзләре буенча, мондый хәл 2010 елда да күзәтелгән. Әлеге проблеманың кабат баш калкытуында халыкның үзенең дә гаебе бар, дип саный.

– Безнең авылда дачалар бик күп. Андагы халык суны саксыз тота. Көндезләрен агач төпләренә агызалар. Кемдер бер тамчы суга тилмергәндә, икенче берәүләр аны юкка да урамга агыза. Суның көчен арттырыр өчен насослар да куялар. Елга тирәсендә яшәүчеләрнең проблемалары юк дип беләм. Алар җайланма көйләп, бакчаларына шуннан гына сиптерә. Безгә хезмәт күрсәтүче «Водоканал» оешмасының хәлләре бик яхшы түгел дип беләм. Торбалары да иске, черек. Күптән түгел генә шартлады да. Алар белән үземнең шәхсән аралашканым да булды. «Моңа кадәр хәлләр авыр булды. Яшь белгечләр килгәч, проблемаларны чишү юлларын карый башладык», – ди алар. Без исә әле һаман да яхшыга өметләнеп көтәбез, – ди әңгәмәдәшебез.

Шушы ук авылның Ягодная урамында яшәүче Лиана Кашмова әйтүенчә, аларда су әле дә булса юк.

– Төнлә белән җыеп калган идем суны. Бер көннән соң бөтенләй бетте. Килгән көннәрдә суның төсе дә башка төрле иде. Ләкин аны да әрәм итмәдек. Төнлә бассейн, зур мичкәләргә тутырабыз да, түтәлләргә сибәбез. Былтыр су белән мондый авырлыклар булганын хәтерләмим. Авылда ут белән дә проблемалар бар. Узган ел түзеп була иде әле, быел чыдар хәл калмады. Инде мөрәҗәгать итмәгән җир юк. Хәзер Президент Аппаратына чыгарга дип уйлыйбыз, – ди ул.

Сусызлык проблемасы Лаеш районы авылларында да зур. Лаешның үзендә, Каип, Столбище, Сокура, Нармонка, Усад, Дятлов авыллары халкы чарасызлыктан ни эшләргә белми. Монда су көче җәй башыннан ук кимегән. Ә эсселәр башлану белән бөтенләй беткән.

Каип авылы халкы җан авазы белән үзләрендә ике ай дәвамында су булмаудан зарлана.

– Көндез суның булганы юк инде. Төнлә дә бик начар килә. Төн буе кран янында утырып тамчылап су җыябыз. Юынып та, кер юып та, ашарга пешереп тә булмый. Шушы проблема аркасында балалар бакчасы эшләми. Аларны өйдә карарга да шартлар юк. Нәрсә эшләргә дә белмибез, – ди биредә яшәүче халык.

Лаеш районында су белән тәэмин итү проблемасы быел гына барлыкка килмәгән икән инде. Столбище авылында яшәүче Надежда Петрова әйтүенчә, су – авылдагы мәңгелек проблема.

– Без монда ун ел яшибез инде һәм ел саен эсседә су юк. Кичен  бервакытта да булмый. Элек участокта бер йорт иде, хәзер өчәү булды. Бу чыннан да зур проблема. Җыелышлар да уздырдык. Нәрсә дә булса хәл итәсе иде бит инде, – ди ул.

Мондый вазгыять Яшел Үзән, Арча, Тәтеш районнарында да күзәтелә. Әлеге мәсьәләнең ничә кешегә кагылганлыгын төгәл ачыклау мөмкин түгел. Ләкин Казан агломерациясендә генә дә (башкаланы исәпләмичә) 330 мең кеше яшәвен һәм әлеге проблема агломерациядән тыш та районнарга кагылганлыгын искә алсак, сусызлыктан интегүчеләрнең саны якынча 400 мең тирәсе була.

Халык – күп, торба иске    

Көтеп алган эсселәр белән бергә мәшәкатьләре дә арта шул. Республиканың Гидрометеорология үзәге узган атналардагы эсселек якын көннәрдә дә сакланачагын хәбәр итә. Димәк, бакчаларга сибәр, юыныр өчен су тагын да күбрәк кирәк булачак дигән сүз.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге әйтүенчә, җәй көне «пик» сәгатьләрендә суүткәргеч челтәрләренең мөмкинлеге 5-6 тапкырга арта. Кайбер районнарда бу 20 процентка кадәр җитә.

– Гадәттә, ел саен бу вакытта халыктан мөрәҗәгатьләр күп кабул ителә. Су аз яки бөтенләй килмәүнең беренче сәбәбе ихтыяҗ арту булса, икенчесе – халыкның урам, бистә челтәрләрендәге эшермәләрен рөхсәтсез ябып куюы. Казанга якын урнашкан авыллар халкы ел әйләнәсе яши торган дача бистәләре булып санала. Аларда торак йортлар күп төзелә. Коттедж микрорайоннары барлыкка килә. Шул ук вакытта су челтәрләренең диаметры элеккечә кала, – ди министрлык белгечләре.

Алар белдерүенчә, су белән тәэмин итүче оешмалар вазгыятьне яхшырту максатыннан чаралар да күрәләр үзе. Артезиан скважиналарын карап тоталар, тузган суүткәргечләрне алыштыралар, яңа җиһазлар сатып алалар, су басымын арттыру өчен төрле эшләр башкаралар, шулай ук су килүне туктатырга мөмкин җайланмаларның булу-булмавын тикшерәләр.

Чаралар күрелсә дә, проблемаларның ел саен кабатлануы гына күңелне кайтара. Халык исә быелгы вазгыятьне 2010 елдагы эсселек вакытындагы хәл белән тиңли. Ул чагында су җитмәүдән аеруча җәфаланган авылларда тукталып торган скважиналар эшкә җигелде, су бирүдә чикләү режимын керттеләр, су китереп бирүне оештырдылар.

«Безгә генә килгән бәла түгел» 

Кыскасы, проблема – бер, сәбәпләре һәм чишү юллары төрле. Кайдадыр башня җитми, кайдадыр яңа скважиналар бораулау, кайдадыр яңа су алу корылмасын ясау кирәк. Татарстанда искергән, черек торбалар да күп.

Питрәч районы администрациясенең безгә юллаган хатыннан аңлашылганча, монда бер проблеманы чишкәннәр, тик ул икенчесен китереп чыгарган.

– Көеки авылына килгәндә, ул зур территорияне биләп тора. Һәм аны формаль рәвештә елга икегә бүлә. Югары өлешендә су белән проблема юк, ә менә түбәндә яшәүчеләр, чыннан да, иза чигә, – диделәр безгә.

Әйтүләренчә, моның сәбәбе – су дебитының (скважинаның билгеле бер вакыт эчендә суны җитештереп чыгаруы)  җитмәвендә.

– Бу – сезонлы проблема, чөнки җәен су куллану бермә-бер арта. Шунысын да әйтергә кирәк, бу җирлектә икенче су башнясын урнаштырдылар. Бу проблеманы хәл итәргә тиеш иде дә. Ләкин без уйлаганча гына булмады – бу юлы торбалар шартлый. Нәтиҗәдә суны туктатырга туры килә. Бу проблема белән, әлбәттә, шөгыльләнәбез. Хәзер безгә кайбер участоклардагы иске торбаларны алыштырырга акча кирәк. Финанс мөмкинлеге булган очракта, мәсьәлә чишелешен табар иде. Бүгенгә Питрәч районында бу мәсьәлә буенча эшләр алып барыла, – диелә рәсми җавапта.

Лаеш районының Каип авылы Егорьво авыл җирлегенә керә. Биредә 450 кеше рәсми теркәлгән. Гомумән алганда, 700ләп кеше яши. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин әйтүенчә, ике скважина гына суга булган ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерә алмый.

– Кайбер участокларда торбалар искергән. Быел 1,5 млн сум грант акчасына аларны алыштырырбыз дип торабыз. Су белән проблема бөтен урамда да бар димәс идем. Кайбер кешеләргә яхшы гына килә. Эсседә һәрвакыт шулай инде. Узган ел үзара салым акчасына яңа скважина эшләрбез дип планлаштырган идек, тик бу пандемия аркасында акча җыя алмадык. 300 мең сум гына тупланды. Аларны суүткәргечләрне төзәтүгә тотачакбыз. Бүген смета төзү белән мәшгульбез. Скважина төзер өчен 2 млн сум акча кирәк. Ул быелга калып тора инде, – ди Рифат Хәмидуллин.

Республика программаларында катнашу өчен дә документлар туплауда авырлыклар бар икән. Элек салынган үткәргечләрнең схемалары да сакланмаган. Аннан соң, судан файдалану да елдан-ел арта, ди җирлек башлыгы.

– Элек суны бакчага гына сибәләр иде. Хәзер һәр кешедә диярлек кер, табак-савыт юу машиналары, бассейн бар. Бакчаларында чирәм үстерәләр, өй яннарын матурлыйлар. Ихтыяҗ арта – скважиналарның көче җитми. Хәзер безгә һава торышы үзгәрүен генә көтәсе кала инде. Аңа кадәр түзәргә туры киләчәк. Бер безгә генә килгән бәла түгел, – ди ул.

Лаеш районы администрациясе вәкиле белән дә элемтәгә кердек. Алда яңгыраган төп сәбәпләргә өстәп, алар халыкның күпчелегендә су куллануга килешү булмауны әйтте.

– Бүген районда суны куллану килешүдә исәпләнгән күрсәткечләрдән 4 тапкыр артып китә. Моннан тыш, кайбер йортларда исәпләү счетчиклары да юк. Бакчаларга агызган суларны исәпкә алган очракта, исәпләү артыграк булырга тиеш, – ди алар.

Районда яңа насослар һәм су башнялары төзү буенча да планнар бар икән. Торба шартлаган урыннарда хәзерге вакытта ремонт эшләре бара. Шулай ук җитәкчелек су бирү графигын да карый.

– Мәсәлән, Сокура авылында, йортларның калкулыгына карап, су төрлечә килә. Без бер якны ябып торгач, икенчесенә су яхшы килүенә инандык. Димәк, аны чиратлашып та җибәрергә була. Бер якны япкан вакытта, икенче урамнарга су әйбәт киләчәк. Һәм моны чиратка куярга кирәк дигән тәкъдим бар. Көннәр буе сусыз торган ише булмас иде,  – ди алар.

Менә шулай, һәр тамчы суның кадерле чагы. Булмаганда аның кадере тагын да арта.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итүенчә,  «Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү» программасы өчен 2010 – 2018 елларда 5 млрд 774,4 млн сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел финанслау 685,3 млн сумны тәшкил иткән. 213,6 км суүткәргеч челтәре үткәрелгән, 42 су башня, 33 скважина төзелгән. Быел программа өчен 650 млн сум бүленгән. 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү