Марат Әхмәтов: «Кемгәдер ошарга тырышмыйбыз, иң мөһиме – кыйблабыз дөрес булсын»

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында аның рәисе Марат Әхмәтов әнә шулай диде. Билгеләнгән кыйблага таба кузгалганда дүрт эшче төркем оешты, ике конкурс игълан ителде, проблемалар билгеләнде.

Чыннан да, комиссия төзелү турында Президент фәрманы чыгу белән, интернетта кызу бәхәс чыкты. Кемдер хуплады бу адымны, кемдер чираттагы күз буяу дип бәяләде. Марат Әхмәтов та әлеге хәлләрдән хәбәрдар икәнлеген белгертте:

– Рәсми игълан ителгән көннән башлап социаль челтәрләрдә  төрле фикерләр язылды. Алар арасында моны ошатмаганнары да бар. Ә инде безнең максат кемгәдер ошарга тырышу түгел, иң мөһиме – кыйблабыз дөрес булсын.

Комиссия 35 кешедән тупланган. Анда депутатлар белән беррәттән,  иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшьләр дә шактый. Сүз уңаеннан, татар ата-аналары төркеме җитәкчесе Илсөя Әхмәтгалиева җыелышка конкрет тәкъдимнәре белән килгән иде.

Утырышта дүрт эшче төркем оешты. Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне һәм уку әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән эшләү буенча эшче төркемне Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкләячәк. Аңа теләк-тәкъдимнәр шактый булып чыкты. Болар – татар теле дәреслекләрен федераль исемлеккә кертүне тизләтү дә, татар теле укытучыларының абруен күтәрү, ата-аналар белән эшләү, мәктәпләрнең эчтәлегенә игътибарны арттыру да. Тикмәгә түгел, татар шәхесләре исемнәрен йөрткән мәктәпләрдә дә татар теле кыерсытыла. Бу урында Марат Әхмәтов Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Атласи, Муса Җәлил, Бакый Урманче исемнәрен йөрткән мәктәпләрне атады. Алга таба китерелгән саннар хәлләрнең аянычлы булуын тагын бер кат исбатлады.

«Телне саклау – татар халкының эше»

Марат Әхмәтов әйтүенчә, комиссиянең максаты конкрет гамәлләр аша телебезнең кулланыш даирәсен киңәйтү, алай гына да түгел, аңа ихтыяҗ булдыру:

– Телебезгә ихтыяҗ елның-елында кими бара. Аны үзебезнең милли горурлыгыбыз, әни-әнинең теле дип карамыйбыз, миңа тормыш  итү өчен нәрсә бирә соң ул дигән сорау күзлегеннән карыйбыз. Бу – үзенә күрә вак җанлылык. Безнең милләт өчен бигрәк тә. Татар теле, дәүләт теле булуга карамастан, елның-елында зур югалту кичерә. Аны, милләттәшләребез турында сүз дә юк, башка милләт вәкилләре дә азмы-күпме өйрәнергә тиеш иде. Кызганыч, бу юнәлештә теләгән нәтиҗәгә ирешә алмадык.  Вакыт һәм тормыш шуны раслады: татар теле татардан башка беркемгә дә кирәкми. Телне саклау  – бары тик татар халкының эше, аны кемдер  безнең өчен якламаячак. Татарстанда  2 миллион 100 мең татар  яши. Аның күпчелеге үз телендә аралашмый. Хәтта кайбер мәдрәсәләрдә, хәтта ислам университетында да укыту һәм аралашуда татар теле елдан-ел кими һәм югала бара. Дөрес, федераль стандартлар да без теләгәнчә үк түгел. Якын киләчәктә без теләгән чишелештә була дип тә әйтеп булмый. Шуңа күрә безгә ата-ана, җәмәгатьчелек, халык белән  эшне көчәйтү кирәк булачак. Бу – искиткеч катлаулы бурыч. Моны Мәгариф һәм фән министрлыгы эше дип кенә карау дөрес түгел.

Мәгарифтә югалтулар: республиканың 21 район үзәгендә татар телендә мәктәп юк. Бик күп мәктәпләрдә татар теле башлангыч сыйныфларда гына укытыла. Республика күләмендә 1382 белем бирү оешмасының 979ында гына  барлыгы 20306 укучы  белем һәм тәрбия чараларын татар телендә ала. Тагын 34174 укучы татар сыйныфларында тәрбияләнә. Бу саннарны процентларга күчерсәк, татар милләтеннән булган балаларга ана телендә белем бирү һәм тәрбияләү 25,2 процентны тәшкил итә. Муниципаль районнар буенча бу күрсәткеч – 31,4 процент.  Шәһәрләр буенча алсак, Казанда әлеге күрсәткеч – 22,4, Чаллыда 31,6 процентны тәшкил итә.

 Тукайга көндәш

Шулай итеп Мәгариф һәм фән министрлыгына ярдәмгә тагын өч эшче төркем оешты. Массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗади берләшмәләр, социаль челтәрләр белән эшләүче төркемне мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкләячәк. Әлеге төркемне игълан иткәндә комиссия рәисе социаль әһәмиятле, мәдәни объектларның шактый төзелүе, ләкин еш кына аның эчтәлегенең милли ихтыяҗларга туры килеп бетмәве турында әйтте.  Язучылар берлеге турында да сүз булды. Комиссия рәисе язучылар татар телен саклауда бик зур эш башкарыр иде, дип фаразлады. Һәм язучы халкына, бонус буларак, иң яратып укылган әсәргә конкурс игълан итү тәкъдиме белән чыкты:

– Әдәби конкурс дистәләгән номинацияне үз эченә алырга тиеш дип уйлыйм. Әйтик, укучылар иң яратып кабул иткән романга саллы грант – 500 мең сум акча билгеләргә була. Чыгымнар, барлык номинацияләрне исәпкә алып, 10 миллион сумны тәшкил итәргә мөмкин.

Әлеге фикере белән бүлешкәндә Марат Әхмәтов Разил Вәлиевкә игътибар белән тыңларга киңәш итте. Хәзергә Язучылар берлегенең чираттагы рәисе Разил Вәлиев булыр дип фараз кылып торыйк.  Ә инде яңа конкурсның шартларын якын арада әзерләү бурычы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Дәүләт Советының  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зариповка йөкләнде.

Сүз уңаеннан, интернет киңлекләрендә 500 мең сумлык премияне Тукай премиясенә көндәш дип бәяләүчеләр дә, аның татар телендәге әсәрләргә генә биреләчәгенә ризасызлык белдереп язылган постлар да барлыкка килде. Яшерен-батырын түгел, Тукай премиясенә карата ризасызлык та елдан-ел арта. Бу җәһәттән яңа конкурс объектив булыр һәм чыннан да ел вакыйгасы булырлык әсәргә бирелер дип өметләник.

«Үзебездән башларга кирәк»

КФУ ректоры Илшат Гафуров  югары уку йортларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе өчен җаваплы булачак. Марат Әхмәтов бу җәһәттән, миңа киңәш бирүче түгел, бу мәсьәләләрдә эчке резервларны табучылар кирәк, дип тә искәртергә онытмады. Дүртенче эшче төркем «татар теленә суынган» муниципаль һәм дәүләт органнары белән шөгыльләнәчәк һәм аны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов җитәкләячәк.

Яңалыклар моның белән генә төгәлләнмәде. Марат Әхмәтов чыгышыннан соң сүз алган Васил Шәйхразыев Милли Шураның комиссия белән кулга-кул тотынып эшләячәге турында белдерде. Аның әйтүенчә, ТАССРның 100 еллыгында, ниһаять, татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителәчәк. Ул шулай ук 2014 – 2022 елларга исәпләнгән,  Татарстан дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасын финанслауның быел берничә тапкыр арттырылганын хәбәр итте. Әлеге максатларга 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Васил Шәйхразыев Илһам Шакиров исемендәге яңа җыр конкурсы турында да игълан итте:

– Конкурс ел саен үткәреләчәк һәм өч җиңүчегә 200 мең сум күләмендә премия биреләчәк. Бер премия һәвәскәр җырчыга тапшырылачак.

Аның фикерчә, бу бәйге дә татар теленә игътибарны бермә-бер арттыра ала.

Телгә мөнәсәбәт буенча Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев чыгышы истә калды. «65 татар депутаты нишләп татарча чыгыш ясамый? Бер җирдә дә бит татарча сөйләшү тыела дип язылмаган», – дип башлады ул сүзен:

– Мин үземә Дәүләт Советында татарча сөйләргә дигән максат куйдым. Мине тәнкыйтьләделәр һәм, чыннан да, татар теле шул хәлгә калганга мин үземне гаепле сизәм. Үз гаиләмдә эшләп бетермәгәнгә дә гаепле сизәм. Ике улым татарча белә, ә менә биш оныгым… Кайсылары аңламый инде. Шуңа күрә безгә үзебездән башларга кирәк.

Камил Нугаев балалар бакчалары, мәктәпләр проблемалары турында да ялкынлы чыгыш ясады. Һәм депутат Ркаил Зәйдулладан «урысча татар мәкаме белән сөйләшүче» дигән матур чагыштыруга «лаек» булды.

Депутат Рамил Төхвәтуллин да, татар ата-аналары җәмгыяте җитәкчесе Илсөя Әхмәтгалиева да милли мәгарифне кайтару кирәклеге турында сөйләделәр. Илсөя Әхмәтгалиева моңа өстәп  «үз кабыгыбыз»да гына кайнашмыйча читкә чыгарга, бу җәһәттән интернетны актив кулланырга, эшчәнлеккә дин әһелләрен дә җәлеп итәргә дигән фикерләре белән бүлеште. Ул кайбер дин әһелләренең милләт мәсьәләсенә битараф булуы һәм татар телен кулланмаулары турында ачынып сөйләде.

Илсөянең тәкъдимнәре шактый иде. Марат Әхмәтов аларны теркәп барды һәм тагын бер очрашып сөйләшергә вәгъдә бирде.

Беренче утырыш җанлы барды һәм катнашучылар комиссиягә өмет белән карауларын белдерделәр.  Әлегә авыр сынауларны да үтеп барабыз бит әле. Гәрчә  бик зур көч һәм чыгымнар түгелсә дә. Әлбәттә, саннар шок хәлендә калдырырга сәләтле. Сүз татар теле дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү чыгымнары турында бара. Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова сүзләренчә, бер дәреслекнең федераль исемлеккә эләгү чыгымы 472 мең сумны тәшкил итә.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү