«Әнинең токмачлы ашларына җитәме соң?!»

Бу — минем туган авыл!

«Без – авылдан!» номинациясенә

Мамадышның күренекле эшмәкәре, Кече Кирмән авыл җирлеге депутаты Гөлнәзирә Гаяновага авылдашлары күптән түгел Рәхмәт хаты тапшырдылар: «Хөрмәтле Гөлнәзирә Рәфгатовна!  Туган авылыбыз Кече Кирмәннең чәчәк атуы өчен керткән барлык изге башлангычларыгыз, кылган игелекләрегез, матди һәм рухи ярдәмнәрегез өчен сезгә ихлас күңелдән  зур рәхмәт белдерәбез. Алга таба да зур уңышлар, яңа җиңүләр, гаиләгезгә татулык, бәрәкәт, исәнлек-иминлек, шәхси тормышыгызда ак бәхетләргә ирешүегезне телибез! Иң изге теләкләр белән, авылдашларыгыз», – диелгән анда. Әлеге мәкаләне язуыма да шушы хат сәбәпче булды.

 «Кәсеп итми, насыйп булмый, балалар!»

Нәселендә үк эшмәкәр-сәүдәгәр каны ага Гөлнәзирә ханымның. Кече Кирмәндә Мөхәммәтгаян бабасының: «Кәсеп итми, насыйп булмый, балалар! Иң яхшы кәсеп –  күркәм сәүдә һәм үз кулларың белән башкарылган эш. Болар изге китабыбыз Коръәндә язылган», –  дигән сүзләрен кечкенәдән ишетеп үсте. Әтисе Рәфгать – авылның күренекле умартачысы, итек басучысы, әнисе Рәмзия аның уң кулы да, җанының яртысы да, «башны боручы муен» да булды. Алты баланы бер йодрыкка туплап, туган җанлы итеп, эшкә өйрәтеп үстерделәр, муллыкта тәрбияләделәр. Балаларының кайсын гына алсаң да, шундый – туган ягыбызга тугры хезмәт итүчеләр. Зөлфия җиңел сәнәгать  институтын тәмамлады, Гөлнәзирә – эшмәкәр, Рәсилә – фармацевт, хәзер ресторан бизнесында, Миләүшә – Красная Горкада «Аленушка» балалар бакчасы мөдире. Уллары гына иртә китте. Тәлгать 18 яшендә һәлакәткә очрады. Фәргатьне дә явыз үлем аямады.

Рәмзия апа –  оста, җор телле фольклорчы, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра, белгәнен бик тиз һәм аңлаешлы итеп, башкаларга да өйрәтә торган  якты күңелле ханым, яхшы  остаз. Ул хәзер тугызынчы дистәсен ваклаучы  әби инде. «Кичен, эштән кайтышлый, балаларым, оныкларым яныма хәл белергә, «отчет» бирергә киләләр. «Мөстәкыйльлегегез, бердәмлегегез – миңа иң зур бүләк!» – дим мин аларга. Бала өйдәгене күреп үсә ул, оясында ни күрсә, очканында шул була», – ди Рәмзия апа.

Гөлнәзирә мәктәбе

Узган гасырның 90 нчы елларында ил икътисады белән бергә совет сәүдә системасы да җимерелде. Шәһәр үзәгендәге «Универмаг» кибетендәге сатучы кызларны бүлектән бүлеккә күчереп йөртә башладылар, ияләнелгән эшнең рәте-чираты китте. Ишек төбендәге мәйданда базар гөрли, бөтен таныш хезмәттәшләр инде күптән шунда. Бөгелмә сәүдә училищесын,  аннары Казан кооператив техникумын тәмамлаган, эш тәҗрибәсен шактый җыйган Гөлнәзирә Гаянова да шәхси эшмәкәрлеккә тәвәккәлләргә булды. Муса Җәлил урамындагы вагон-кибетне күпләр хәтерлидер: бу кечкенә дә, төш кенә сәүдә ноктасы  бар таләпләргә җавап бирә, товар гел «эсвежий», Гөлнәзирә үзе кояштай балкып, магниттай тартып тора. Сәүдә үргә китте, аңа кияүләре Дамир Нотфуллин кушылды, бергәләп товарга йөри башладылар, шәхси «ГАЗель» машинасы алдылар. Совет урамына гасырлар буе шәһәр күрке булып торган төзелеш үрнәкләре, йөзек кашы булган  борынгы йортларга торырлык өч катлы мәһабәт, заманча корылма – «Диләрә» сәүдә һәм кафе-ресторанын торгызып куйдылар. Аның хуҗасы нәфис хатын-кыз икәненә ышану да кыен. «Диләрә» челтәре киңәйгәннән-киңәйде: тагын берсе «Мамадыш» совхозы бистәсенең Тынычлык урамындагы чүплек оясында гөлбакча булып калкып чыкты, өченчесе  шул ук бистәнең Үзәк урамында  сафка басып килә, кибете инде эшли, анда ипи пешерү цехы, ресторан да булачак. «Аппетит ашаганда килә», – диюләре дөрес: иртән-иртүк пироглар пешкән, әбәткә төрледән-төрле тәмле блюдолар  әзерләгән… Туйлар, юбилейлар үткәрү өчен иң җайлы, күркәм урыннар бу. Эшмәкәр ханым кул астында берсеннән-берсе мәһабәт өч «Диләрә» сәүдә һәм ресторан бизнесы нокталары уңышлы эшләп килә, ике дистәдән артык кеше хезмәт куя хәзер. Зурдан кубып уйлый, теләсә нинди эшкә җиң сызганып тотына, артыннан кешеләрне ияртә, үзенә теләгәнне башкаларга да тели белә шул Гөлнәзирә Рәфкатовна. «Гөлнәзирә мәктәбе»н узган ачык йөзле, ягымлы кызлар югары дәрәҗәдә сәүдә хезмәте күрсәтә.

Авылдашлар рәхмәте

Хезмәттәшләр, Гаяновлар, тиз генә җыелышалар да, «Кыямыч»ның (әнисенең энесе – Илфат Имамиев, Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре, ирекле көрәш буенча күренекле тренер) Пятилеткадагы умарталыгына ял итәргә, урманга җиләк-гөмбә җыярга, Кече Кирмәнгә кунакка кайтып китәләр. Монысы, Гөлнәзирәчә әйтсәк, авылга кайтырга, авылдашлар, туганнар белән күрешергә бер хәйлә, сәбәп кенә, бергә булуга ни җитә! Авылда Өлкәннәр көне, Корбан ашы, Сабантуй, урам концертлары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарил Дөлмиев җитәкләгән, авылның йөзек кашы, визит карточкасы булган «Сандугач» балалар уен кораллары ансамбле чыгышларының, күпләгән чараларның хәйриячесе булып тора Гаяновлар, туган авылларындагы вакыйгаларның үзәгендә кайныйлар. Аларның ел саен «Диләрә» кафесында ике йөзләгән шәһәрдәшебезне җыеп үткәргән корбан, ифтар ашларына үзебез шаһит. Абыйлары Фәргать Гаянов истәлегенә бик кызыклы балык тоту ярышларын да күңелле итеп үткәрәләр. «Диләрә» сәүдә челтәре инде ничәмә-ничә еллар Яңа ел бәйрәмнәренә, шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулап килә. Гөлнәзирә ханым үзе төрле дәрәҗәдәге күпләгән мактау грамоталарына, «Мамадыш районы каршындагы казанышлары өчен» медаленә дә лаек булды.

Үз җирендә солтан да, олтан да

– Бизнес тәгәрмәчен бер әйләндерә башлагач, һич туктармын, сикереп төшеп калырмын, димә. Күзеңә ышанып карап торучы эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түләү; нәзбереклекләре көннән-көн арткан клиентларның таләпләренә җавап биреп, аларның һәркайсы белән уртак тел табып эшләү;  кризис вакытында тезгенне бераз тотып, артык кредитларга чуммыйча гына, эшне ипләп алып бару – кызыклы процесс. Акча янчыгы өстендә каравыллап утыручыларны һич аңлый алмыйм: акча – бизнеста эш коралы гына бит ул. Һәркемнең үз клиенты, үз насыйбы бар. Тормышымнан канәгать, Аллага шөкер. Дөньяны да күрергә, өйрәнергә кирәк. Командабыз белән чит илләргә ял итәргә күп йөрибез.  Барысы да матур, әйбәт, тик безнең Кирмән, Мамадышка, әнинең токмачлы ашларына җитми инде! Чынлап, җир йөзендәге иң тәмле ризык шул. Һәрвакыт сагынып, зарыгып кайтып керәм. Үз җиребездә олтан да, солтан да булып яшәргә язсын. Туган җир язмышы өчен без җаваплы. Башка халыклар, туристлар безгә кунакка килгәндә йөзебез кызармасын, татар халкының ни дәрәҗәдә яхшы күңелле, сыйфатлы халык икәнен тоеп, үз күзләре белән күреп китсеннәр, тагын килсеннәр… Нык, затлы нәсел-нәсәбемә, бездә туганлык җепләре тәрбияләп, татар халкының милли йолаларын өйрәтеп үстергән әти-әниемә рәхмәтле мин.  Зирәк акыллы, булдыклы әниемнең 100 яшькә җиткәндә дә, заманага ияреп барачагына, җайлашачагына иманым камил. Киләчәккә зур өметләр баглап торган, КФУның икътисад факультетын тәмамлаган кызым Диләрә, һәрчак ярдәмгә ашкынып торган туганнарым, авылдашларым бар, Аллага шөкер, – ди Гөлнәзирә Гаянова.

Алсу Дияр, Мамадыш

 


Фикер өстәү