Суда баткан малайларның энесе: «Мин абыйны башка күрә алмам…»

Буа районының Әхмәт авылында яшәүче 15 һәм 17 яшьлек малайларның су коенырга китүләренә бер тәүлек була. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әле дә аларның табылмавын хәбәр итте. Кичә малайлар су коенырга китеп, озак кайтмый торгач, берсенең әнисе аларны эзләп киткән. Тик ул күл буенда балаларының киемнәренә, бер читтә торган мотоциклларына гына юлыккан. Шуннан соң, малайларны эзли башлыйлар. Әлеге хәлләргә ачыклык кертү өчен, Әхмәт авылына шалтыраттык.

– Көннәр бик эссе тора. Әле бүген бераз җил чыкты. Безнең якта бер тамчы яңгыр яуганы юк бит. Кызу булгач, су керергә барганнар инде, – ди Әхмәт авылында яшәүче Надир Заһретдинов.
Әлеге малайлар күрше авылда яшәгән. Надир абый сүзләренә караганда, Әхмәт дип йөртелсә дә, халык аны Куҗак ягы дип атый икән. Ике авылны инеш бүлеп тора.

– Малайларның әти-әниләре ничек түзәдер. Бөтен авыл кайгыда. Динар белән Данил – бертуган Рөстәм белән Фәнис Фәтхиевлар малайлары. Аларның хатыннары Гүзәл белән Зөлфия дә апалы-сеңелле иде. Фәнис белән Зөлфия – дүрт, Рөстәм белән Гүзәл өч бала үстерә иде, – ди Гөлия исемле авылдашлары. – Әле менә күрше-тирә белән сөйләшеп тордык. Малайлар көн саен су коенырга йөргән. 15-20 минут эчендә кайта торган булганнар. Кичә озак торгач, аларны эзләп барганнар. Алар гел бергә булдылар. Әле менә Данил су коенырга чыгып киткәндә, кечкенә энесе мин дә абыйлар белән барыйм  дигән. “Абый аннан кайтмаячак, башка күрмиячәкмен”, – дип тә елаган. Сабый каян сизенгәндер инде. Йөрәк сыкрый. Кулдан бер эш бармый, – ди Гөлия Бәширова.

Данил 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Нурлатта ике ел эшләгән. Энесе Динарның 9 ны бетереп, кулына аттестат алуын көткән. Өченче көн Динар аттестатлы да булган. Икесе бергә Буа ветеринария техникумына укырга керергә җыенганнар.

– Җиләк кебек балалар иде. Урамны ямьләндереп тордылар. Гел бергә, мотоциклда җилдерә иделәр, – ди Люция Батырева. – Күл буенда халык Сабан туена җыелган төсле күп диләр. Суны да җибәргәннәр. Казаннан водолазлар көтәләр. Ул күлдә батып үлүчеләр булгалады инде. Берничә ел элек бер көтүче батты, аннан тагын бер яшь егет чыга алмады.

Исегезгә төшерәбез, 1 июньнән сулыкларда 40 кеше батып үлгән. Шуларның — 4се балалар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү