20.08.20: казанлылыр никахларын матур датада терки алачак

Казанлылар үзләренең никахларын матур датада — 20.08.20 — терки алачак. Моның өчен Россия дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә яки ГХАТ идарәсе бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Матур даталарда өйләнешергә теләүчеләр гадәти көннәргә караганда күбрәк. Шулай итеп, 20.06.20 Казан ЗАГС бүлекләрендә 36 пар өйләнешкән, ә Гашыйклар көнендә 48 яшь пар үз никахларын теркәгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда 15-нче июльдән республиканың ГХАТ бүлекләрендә чикләүләр буенча йомшартулар кертелде. 40 кв.м мәйданлы биналарда кимендә 10 кеше булырга мөмкин. Әгәр дә бинаның мәйданы 40 кв.метрдан артык булса, һәр катнашучыга кимендә 4 кв.м туры килергә тиеш.

Моннан тыш, кафе һәм рестораннарда җәйге верандаларда һәм террасаларда ачык һавада банкетлы хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә. Кунакларның рөхсәт ителгән саны 4 кв. метрга 1 кеше исәбеннән (хезмәткәрләрне дә кертеп) билгеләнә. Банкетка килүчеләрнең гомуми саны 50 кешедән артмаска тиеш.

Згәр никах теркәү буенча сораулар туса, +7(843)590-11-53 номерына шалтыратырга мөмкин дип хәбәр итә ГХАТ идарәсе.


Фикер өстәү