Казна бушый, чыгымнарны киметергә кирәк

Россиядә валюта кытлыгы турында без язган идек инде. Финанслар өлкәсеннән килгән хәбәрләр бюджетның да гадәттән тыш авыр чор кичерүен сөйлиләр. Нефтьнең 40 доллардан югарырак күтәрелүе дә казнага булышмаган. Июнь статистикасы шуны раслый.

Финанс министрлыгы җәйнең беренче аенда 224,3 миллиард сум нефть-газ салымнары җыйган. Үткән елның шушы чорында углеводородлар салымы 701 миллиард сум тәшкил иткән. Димәк, быелгы югалту өч тапкырдан да зуррак. Хәтта быелның гыйнвар-февралендә генә дә әле айлык нефть-газ салымы җыемы 600 миллиард сум булган. Димәк, 6 ай эчендә югалтулар күләме 2,6 тапкырга җиткән. Саннарны валютага күчерсәк, бюджет углеводородлар сатып җыйган айлык акчаның (3,2 миллиард доллар) 2000 еллар башындагы күләмгә кадәр кечерәюен күрербез. Urals сортлы нефтьнең 31 доллардан 42 долларга кадәр кыйммәтләнүе казнага өстәмә акча китермәгән, чөнки бердән, салымнар түбәнәйтелгән экспорт пошлинасы буенча җыелганнар. Нефть өчен ул тоннага – 8,3 доллар гына, бензинныкы – 4,5 доллар икән. Икенчедән, Россиянең чабуыннан ОПЕК+ килешүе тоткан. Көн саен 2,7 миллион баррельне азрак чыгарырга мәҗбүр булган нефтьчеләр, билгеле инде, сатуны да киметкәннәр. Соңгы 18 елда илнең бу кадәр аз нефть сатканы булмаган.
Нефть түнтәрелешенә газ югалтулары да килеп өстәлгән. Май аенда «Газпром» чит илгә «зәңгәр ягулык» озатуны 20 процентка киметкән. Төркиягә сузылган «агым» ремонтка ябылган һәм икенче ай инде буш тора. Алар Россия газыннан баш тарта. Килешү буенча, Төркиягә газ «я ал, я түлә» дигән схема буенча сатыла, ягъни газ алмасалар да, минималь күләмдә ягулык өчен түләп барырга тиешләр. Әмма газ сатучы төрек бизнесы бер тиен дә түләргә уйламый. Газга бәяләр төшү турында кабатлап тормыйк инде: «Газпром» ягулыкны чит илләргә рентабельлек ноктасыннан түбәнрәк бәягә сата.
Чимал булмаган тармак салымнарны әйбәт түли башлаган. Федераль бюджетка июнь аенда 976 миллиард сум салым акчасы салган. Бу үткән елның шул чорыннан 3 миллиард сумга гына, процентка күчерсәк, 0,3 процентка гына кимрәк. Күренеп тора инде: чимал сатуга караганда аны эшкәртеп акча эшләү отышлырак.
Бюджет керемнәре 29 процентка кимегән, 1,2 триллион сум гына калганнар. Чыгымнар исә рекордлы рәвештә үскән: 1,882 триллион сумга җиткәннәр. Бюджетта җитмәүчелек 36 процент тәшкил итә. Сумнарда бу – 682 миллиард сум дигән сүз. Җитмәгән акчаның 383,13 миллиард сумын казна федераль займ облигацияләре сатып алган. Милли байлык фонды капчыгыннан 203,7 миллиард сумны бушатканнар.
Алдагы айларда казнага күп акча керүе көтелми. Димәк, чыгымнарны киметергә туры киләчәк. Әмма сентябрьдә төбәк сайлаулары алдыннан барыбер өстәмә акча тотмый булмас.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү