Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенә 2021 елга хезмәт базарын тулысынча торгызу бурычын куйды. Әлеге йөкләмә федераль бюджет буенча киңәшмәдә бирелде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.
«Хәзер безнең икътисади сәясәттә иң төп бурыч – эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен торгызу, кешеләргә эшләү, акча эшләү, үз гаиләләрен тәэмин итү мөмкинлеген бирү. Тагын бер кат басым ясап әйтәм, 2021 елда хезмәт базарын тулысынча торгызу бурычы үтәлергә тиеш», – диде Путин.
Ул бу максатка ирешү өчен, федераль бюджет мөмкинлекләрен дә кертеп, барлык инструментларны куллану мөһимлеген искәртте. РФ Президенты, шулай ук, озак сроклы стратегик планнарга, шул исәптән илкүләм проектларга өстәмә ресурслар җибәрү өчен тупланган тәҗрибәне исәпкә алуның мөһимлегенә игътибар итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat