Татарстан сайлауларны берничә көндә үткәрү яклы

Сентябрьдә булачак сайлауларны берничә көндә үткәрәчәкләрме, әллә бер генә көн дә җитәрме, әлегә төгәл билгеле түгел. Ләкин Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бу мәсьәләдә республика фикерен белдерде.

– Татарстан сайлаучыларының активлыгы югары булу сәбәпле, барысын да бер көн эчендә үткәрү авыр һәм сайлау процессында катнашучыларның сәламәтлеге өчен куркыныч булачак. Без сайлауларны берничә көндә үткәрү яклы. 7 көн – сайлау системасы өчен бик катлаулы. 2-3 көн – фикер алышуга чыгарга тиешле сан. Вазгыять шулай ук кала бирә. Эпидемиологик хәл катлаулы. Сентябрьдә дә безгә битлек, пирчәткәдән йөрергә туры киләсен бик яхшы аңлыйбыз, – диде ул журналистлар белән очрашкан вакытта спикер.
Аның сүзләре буенча, 2810 участок һәм 65 территориаль сайлау компаниясендә 15 мең күзәтүче эшләячәк.
– Бу саннар күпме-азмы дигән вакытта, чагыштырып карар идем. Апрель-июнь айларындагы вазгыятьтән чыгып караганда, бу бик күп. Ләкин 2810 участокның һәрберсендә өчәр кеше булуын һәм сайлауның берничә көнгә сузылырга мөмкинлеген исәпкә алсаң, бу санның бик күп түгеллеген аңлыйбыз, – диде ул.
Андрей Кондратьев, эпидемиологик вазгыять буенча фикер йөрткәндә, сентябрь аенда тавыш бирү шәхси саклану чараларын кулланып узачагын билгеләп үтте.
– Без, әлбәттә, эпидемиологик вазгыятькә караячакбыз һәм төрле хәлгә әзербез. Шуңа күрә ахыргы карарны сентябрь башында кабул итәрбез дип уйлыйм. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүдән аермалы буларак, кайбер пунктлар, мәсәлән бер тапкыр файдаланыла торган ручкалар, төшеп тә калырга мөмкин. Ләкин битлек һәм пирчәткә кию кебек саклык чаралары күреләчәк. Моннан беркая да китеп булмый. Без бер генә кешедән дә аларның кирәк түгеллеген ишетмәдек. Татарстанның сайлау кампаниясе бик авыр сынау тотты, – диде Андрей Кондратьев.
«Мобиль сайлаучы» механизмы чираттагы сайлауларда да кулланылачак. Моның өчен күпфункцияле үзәк, дәүләт хезмәтләре порталы, территориаль сайлау комиссиясенә 29 июльдән 9 сентябрьгә кадәр, участок сайлау комиссиясенә 2 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Ләкин теркәлгән урында сайламаган очракта, бары тик Татарстан Президентын гына сайларга мөмкин булачак. Муниципаль берәмлекләр депутатларын бары тик теркәлгән урында гына сайларга туры киләчәк, – дип аңлатма бирде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты вазифасына 5 кандидат дәгъва кыла. «Бердәм Россия» партиясеннән – Рөстәм Миңнеханов, «Справедливая Россия» партиясенең төбәк бүлегеннән – Альмир Михеев, «Коммунисты России» партиясенең төбәк бүлегеннән – Альфред Вәлиев, ЛДПРның төбәк конференциясеннән – Владимир Сурчилов, «Партия Роста» төбәк бүлегеннән Олег Коробченко тәкъдим ителде. Моннан тыш, 13 сентябрьдә муниципаль берәмлекләр депутатларын һәм ике округ буенча Россия Дәүләт Думасына өстәмә депутатларны да сайлаячаклар.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү