Коронавирустан дәваланып чыкканнан соң тернәкләнү узу мөһим. Үпкәгә авырлык аеруча да зур. Махсус гимнастика, күнегүләр, физиотерапия – чирне үз башыннан кичергәннәр гадәти тормышка кайтсын өчен әнә шуларны узарга кирәк. Бу эш белән Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитале, Казанның 7 нче һәм 21 нче сырхауханәләре шөгыльләнә. Моңа өстәп яр буенда спорт белән шөгыльләнү дә оештырылган. Тернәкләндерү урыннарының артуы да ихтимал. Татарстанда тагын биш медицина учреждениесе тернәкләндерү юнәлешендә эшли башлаячак. «Әлмәт һәм Түбән Кама сырхауханәләрендә амбулатор-тернәкләндерү чаралары үткәрер өчен әзерләнәләр», – диде Жаворонков.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat