Яратамы, яратмыймы? Юк, дәвалый!

Сары күзле ромашкаларны җыеп, кышка әзерләп куйсагыз, мең дә бер сихәтен табарсыз. Иң элек шуны истә тотыгыз: ромашка чәчәкләрен җиләс урында ачык һавада киптерергә кирәк. Аны тукыма яисә кәгазь капчыклардан саклыйлар.

  • Төнәтмә. Ике чәй кашыгы кипкән ромашка, ике чәй кашыгы юкә чәчәге, 500 мл кайнар су кирәк булыр. 30 минут дәвамында төнәтәбез, сөзеп алабыз. Төнәтмәне тамак авыртканнан кулланырга була. Бу очракта эчәсе түгел, ә тамакны чайкыйсы.
  • Чәч юганда. 1,5 л суга 4 аш кашыгы ромашка чәчәге исәбеннән әзерләнгән кайнатма белән чәчләрне чайкыйбыз.
  • Компресс. 2-3 аш кашыгы чәчәкләрне ботка хәленә килгәнче пешерәләр, аны кайнар килеш чиста тукымага салалар да авырткан урынга каплыйлар.

Фикер өстәү