Болыннан – сатуга: Халыкны дару үләннәрен җыеп тапшырырга өндиләр

Дару үләннәрен әзерләү чоры җитте. Халык үзеннән артканны илтеп тапшыра да ала. Әлеге эш белән кем шөгыльләнә? Бу хезмәт күпме табыш китерә? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? «ВТ» шул хакта белеште.   

«Татпотребсоюз» оешмасының үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Сиринә Әхмәтова әйтүенчә, халык дару-техник чималны районнардагы райполарга, әзерләүче контораларга китереп тапшыра ала. Әлеге эш мәктәпләргә дә йөкләнгән.

Мәсәлән, быел Әгерҗе райпосы – нарат бөресе, себерке, каен җиләге, Азнакай райпосы – сукыр кычыткан (пустырник), кычыткан, каен җиләге яфрагы, әлмәтлеләр 65 кг карлыган, 45 кг кычыткан, 45 кг каен җиләге яфрагы, 20 кг алмагач чәчәге, 30 кг кура җиләге һәм башка үлән, җиләкләр җыеп тапшырырга өлгергән инде. Бу эштә аеруча активлык күрсәткән районнар исемлегендә Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш, Буа, Баулы, Әгерҗе, Саба, Балтач  бар. Халык сары һәм шәмәхә мәтрүшкә, юкә чәчәге, кара һәм кызыл миләшне аеруча яратып җыя икән. Шул рәвешле узган ел 524 тоннадан артык үлән җыелган. Быел, билгеле сә­бәп­ләр аркасында, эшләр сүлпәнрәк бара, ди. Тиешле вакытында каен һәм нарат бөреләре азрак җыелган.

Әлеге үләннәр Лаеш районының Сокуры авылындагы чәйләр әзерләү буенча кулланучылар кооперативына тапшырыла. Аның директоры Рамил Яруллин әйтүенчә, биредә 70тән артык төрдәге чәй җитештерелә. Шуларның сигезе – хәләл. Кара, яшел чәйгә үләннәр һәм җиләк-җимешләр кушып ясала. Аларны бөтен Россия буенча саталар. Узган ел 7 млн кап чәй әзерләнгән.

– Чәйләребез табигый. Кызганыч, әлегә Татарстан кырларыннан җыелган үләннәр безнең чәйләрдә 5 процентны гына тәшкил итә. «Татпотребсоюз» оешмасы ярдәме белән әлеге күрсәткечне 20 процентка тутырасы иде, дип телибез. Безгә үләнне шәхси хуҗалыклар гына түгел, крестьян-фермерлык хуҗалыклары да тапшыра ала. Ә болай үләннәр Кырым, Алтай төбәкләреннән күп кайтарыла. Аларда әлеге үләннәрне елына өч тапкыр җыялар, – ди Рамил Яруллин.

Моннан тыш, оешма күптән түгел генә каһвә, киптерелгән яшелчәләрдән ашлар җитештерә башлаган. Киләчәктә тагын берничә төр табигый продукция эшләү ниятләре бар.

Теләге булганнар үләннәрне китереп тә бирә ала. Андыйларны да кабул итеп алалар. Мәсәлән, узган ел бер кеше үләннәр тапшырып, сезонга 100 мең сум табыш алган. Керемнәрен болай ук арттыручылар күп булмаса да, шактый акча эшләүчеләр бар. Даими рәвештә җыеп тапшыручылар утызлап кеше, ди.

Әлеге хезмәт бушлай түгел, әлбәттә. Мәсәлән, бер кг каен бөресен – 350 сумнан, юкә чәчәген – 220 сумнан, карлыган яфрагы, мәтрүшкә, шомыртны – 60 сумнан, кырлыганны (иван-чәй) 30 сумнан кабул итеп алалар. Моннан тыш, каен, чия, алма яфрагын, гөлҗимеш, артыш, меңьяфрак, киптерелгән кызыл һәм кара миләш, алма, сары мәтрүшкә һәм башка шундый үлән, җиләкләрне җыеп илтергә мөмкин.

– Хәзер үлән җыяр өчен иң кулай вакыт. Мәтрүшкә, юкә чәчәге, гөлбадран (пижма), кура җиләге, кара карлыган яфракларын, ромашка тапшырырга мөмкин. Дөрес, кайберләрен мартта ук (мәсәлән, каен һәм нарат бөресен, әрекмән, тузганак, канлы үлән тамырын) җыярга кирәк. Ә менә кара һәм кызыл миләшне октябрьдә генә җыябыз. Һәр үләннең үзенә генә хас файдалы үзлекләре бар. Ләкин бер үләнне икенчесе белән бик белеп кушарга кирәк. Бер-берләренә туры килмәгәннәре дә бар. Шуңа күрә бездә моның белән махсус белгеч – фитотерапевт шөгыльләнә, – ди Рамил Яруллин.   

Дөрес, үләннәрне яхшылап киптерергә дә кирәк.

– Үләннәрне киптерелгән хәлдә кабул итәбез. Шуңа күрә аларны төсләрен үзгәртмәслек итеп дөрес киптерә дә белергә кирәк. Үләннәргә кояш нурлары төшмәскә, ят исләр сеңмәскә тиеш, – ди Сиринә Әхмәтова. – Иренмәгән кешегә акча эшләргә мөмкинлек бар. Монда авыл халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә үз өлешен кертә ала. Районнардагы райполар җыелган үләннәрне көзге ярминкәләргә, күргәзмәләргә дә алып чыга. Барысы да – табигать бүләге бит. Җиләк җыеп киптерүчеләр дә бар. Безнең хезмәткәрләр үзләре дә әледән-әле үләннәр җыярга чыга.

Авыр тормыш шартларында калган кешеләр дә бу хезмәтне бер мөмкинлек буларак кабул итсен иде. Саф һавада йөреп, хуш исле үлән җыюның үзенә күрә бер сихәте, дәвасы да бар бит.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү