Танылган әдәбият галиме вафат

Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов вафат булган. Бу турыда Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрдәге аккаунтларында хәбәр ителә.

Галимгә 2020 елның гыйнварында 90 яшь тулган иде.

«Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын», диелә Язучылар берлеге хәбәрендә.

https://www.instagram.com/p/CCz4m4qK7Gg/?utm_source=ig_embed

Галимә Миләүшә Хабетдинова да Фәрит Хатыйпов вафат булуын социаль челтәрләрдә язды. Аңа бу турыда мәрхүмнең кызы әйткән. «Бүген озаталар. Ноксинский спуск урамында 24 йорт янында. Вакыты билгеле түгел», — дип яза Миләүшә Хабетдинова.


Фикер өстәү