Камил Кәримов. Адаштым (хикәя)

– Йөз сум акча биреп тор әле!

Энгель агай салам түбәсе бер якка авышкан абзар кыегына космос аша телевизор карый торган тәлинкә кагып маташа иде, күрше малаеның гозерен  ишетмәмешкә сабышты, үтеп китәр дип уйлады. Ләкин гозерле Ирис ашыкмады.

Ириснең чын исеме Идрис булырга тиеш иде. Гөнаһ шомлыгына күрә, җирле үзидарә советы секретаре Мирумир абзый таныклык кәгазен тутырганда бер хәрефне төшереп калдырган. Мирумир абзый гомер буе яшәгән Ташкент каласыннан, гаиләсе белән куылып, туган авылына качак статусы белән кайтып төште. Шуңа күрә ул, бүгенге исемнәрне язганда, насвай иснәп төчкерә торган иде.

– Сиңайтәм, Энгель агай!

Сабыр ит бераз дигәндәй, Энгель агай уң кулы белән ишарәләп, Ирисне тынычландырды. Һәм шул арада соңгы кадагын кагып өлгерде. Алай-болай, көчле җил чыгып очырмасын өчен, тәлинкәле антеннаны дилбегә кисәге белән кайчылыкка да тарттырып куйды.

Салам түбә ишегалды ягына авышкан иде, шуңа күрә Энгель бабай урам ягына шуып төште.

– Әллә син дә пожарныйдагы казинога йөри башладыңмы? Апулей малае уенга да  кертми бит сине йөз сумың белән… Фердинандның төпчеге, каладан кайтышлый, ялгыш сугылган булган менәтерәк, бозау саткан акчасын калдырып чыккан.

– Акча үземә кирәк, Энгель бабай. Каникул бетә, укулар башланганчы шәһәргә барып разливной сыра эчеп кайтасы иде.

– Әниең беләме акча эзләгәнеңне?

– Белә. Синнән сорап торырга кушты.

– Кушты, имеш… Кемне очратсаң, шуннан сора, дигәндер әле. Күрешергә теләп кул суза дисәң, очраган бере акча сорарга тотына. Шуңа күрә хәллерәкләр өйләрендә бикләнеп ята, өмет булмагач, соранучылар да чыкмый. Авыл урамнары тып-тын, һич адәм заты күренми… Узган атнакичтә Алекс абыең югары очтагы досугтан кайтышлый адашып йөргән. Яучы Луараның шайтан өермәсеннән туган кызлары берәр ярамаган нәрсә биреп миңгерәйткәннәр, ахрысы, Алекс таң атканчы эзләп тә үз өен таба  алмаган. «Кайсы тирәдәрәк яшим соң мин?!» – дип сорарга урамда ник бер кеше очрасын ди…

– Боларын беләм лә… Акча бирәсеңме? Төрек төзүчеләренә дә ялландың, пенсия дә аласың – йөз сумлык кына рәтең бар инде синең.

– Рәт, имеш… Бер ел буе төзелештә кирпеч ялаган өчен төрекләр әнә НЛО белән түләделәр, – диде Энгель агай, салам түбәгә арканлап куелган тәлинкәгә имән бармагы белән төртеп күрсәтеп. – Ә пенсия килергә иртәрәк булыр. Хат ташучы Октябринә түткәңнең безнең ишеләрдән качып ята торган чагы.

– Ике җирдән акча алып, кесәңдә йөз сум да йөртмәскә инде. Укып бетереп, эшли башласам, мин сезне акчага күмәм әле.

Күмәм дигән сүзне колагына  элмичә генә, Энгель агай үзенекен тукыды:

– Әниең Римма эштәме?

– Ие. Дуңгыз фермасыннан тирес түгә, ат белән.

– Ну, пенсиягә чаклы түзсә, аннан Римманың акчага өзеклеге бетә инде… Ниме, алиментыгыз да килмиме бу арада?

– Ие. Минем әтидән дә юк, сеңелкәшнекеннән дә. Октябринә түткәйнең безнең өйгә кергәне юкка инде өч ай бардыр.

– Хат ташучыбыз качып ята торгандыр. Авылда пенсияне дә, алиментны да ул түли шул. Халык кичә алган акчасын бүген оныта, икенче көнне үк тагын сорый башлый.

Ул арада Энгель агайның тезмәсендә тавыклар куркынып кытаклашты, нәрсәдер «шарт» итте һәм күп тә үтми, дегеткә баткан крокодилсыман бер нәрсә урам аша икенче якка шуышты.

– Ну, заразы, тагын ояга менгән. Регина әбинең мәчесе бу. Әле узган атнада гына кереп ике йомырканы эчеп качкан иде. Тавыклардан грипп йоктырып, тезмәдән мәтәлеп төшкәнен күрсәм иде шуның… Бәреп кенә үтерер идем, ырымыннан куркам… Кыямәт көнеңдә, фәрештәләр сорау алганда, өстеңнән әләкләп торалар икән  алар… Мин өйрәтте димә, Ирис, бар, кер Регина әбиеңә, ул сине акчалы итәр.

– Кеше өенә ничек керәсең ди инде?!

– Әйе, хәзер авылда андый гадәт бетте. Минем дә беркемгә кергәнем юк. Кемнең өй эче ничек бизәлгәнен күз алдыма да китерә алмыйм. Күрше күләннең йорт җиһазларын машинадан бушатканда күреп калсаң гына… Син аңа кермә, капка баганасындагы домофонга бас, Регина әбигә ничә яшь икәнен беләсеңме?

– Юк.

– «87» санын җый, үзе эндәшер. Әйт: мәчеңне адаштырырга килдем, диген. Йөз сумнан да кимгә ризалашма.

Күршеләрнең өй эчен бөтенләй күргәне  юк дип өздереп әйтсә, ялган булыр, Ириснең Клара карчык өенә  күз салганы бар. Клара карчыкның өе чишмә юлы чатында. Комбайнер Рафинад, мунча өмәсеннән  кайтышлый, эчкән спиртына тизрәк су кушу өчен, чишмә юлын кыскартмакчы булган. Тик комбайнның алгы терсәге белән Клара карчыкның өенә ышкылып үткән. Совнархоз карары белән салынган йортның бер бүрәнәсе торыгы белән кубып төшкән… Мәктәптән кайтышлый бөтен бала-чага, тезелешеп, ачык эргә аркылы өй эчен караганнар иде. Клара карчыкның ковролин намазлык өстендә кесә телефоныннан смс-хәбәрләр җибәреп, башка чыккан сыңар малае белән хат алышып утырган чагы булган. Авылга ике шпана килеп, җир пайларын җыеп йөрде. Җитмеш яшьлек Клара карчыкның колхозны раскулачивать иткәндә өлешенә тигән ун гектарлы җир паен кулыннан алып, акча урынына кул куйдыртып, кемнәндер урланган мобильник тоттырып киткәннәр иде. Кинәнде. Улы белән сөйләшеп туя алмый. Инде пенсиясен «экспресс-карта» белән генә ала.

Ирис «кара крокодил» сукмагыннан тайпылмаска тырышып кына Регина әбинең өй түренә килеп басты. Бала-чага шаяртмасын дипме, домофонны өскәрәк куйдырган, әгәр капка баганасы авыш булмаса, Ириснең буе җитәсе түгел иде.

– Кем икәнеңне күреп торам, кер, матальщик, капкамны ачтым.

Ирис кергәндә Регина әби компьютерда пасьянс, авылча итеп әйткәндә, кәрт уйнап ята иде. Аны бу зәхмәткә, калага кунакка баргач, оныгы өйрәтеп җибәргән иде… Авылга ит җыючы әрмәннәр килгәч, абзардагы  бөтен мал-туарын тапшырса тапшырды, барыбер шул компьютер дигән уенчыкны сатып алу бәхетенә иреште. Әле интернетка тоташтырып бирсәләр, Регина әбинең оҗмах белән элемтәгә кереп карарга да исәбе бар…

– Беләм, йөз сум акча ззләп йөрисең, – диде Регина әби, Ирискә акча сорауны җиңеләйтеп.

– Каян беләсең?!

– Минем менә бу интернатта  барысы да теркәлгән. Әниеңнең ат белән дуңгыз түккәне дә, атагызның ник алимент җибәрә алмаганы да.

– Интернат түгел, интернет дип әйт.

– Үрәтмә! Сез порнуха эзли торганы интернет аның… Ә менә авыл эчендәге элемтә  интернат дип атала. Авылда ни бар – бөтенесе мәгълүм.

– Алайса, әтине әйт.

– Атаң, балык тотучыларга кушылып, гостарбайтер булып киткән җиреннән паспортын урлаткан. Хәзер Сахалинда бомж булып йөри, аякка басса, хәбәр бирер… Сеңелкәшеңнең әтисе – күрше авыл кешесе, август ае өчен дигән бер йөк саламын әниең кире борган. Июль аена, ичмасам, печән белән  түләгәние алиментын…

– Регина әби, сөйләп торма, акчаңны гына бир.

– Нишлисең йөз сум белән? Дөресен әйтсәң, бирәм…

– Калага барып салкын сыра эчеп кайтам. Юкса каникул бетә.

– Үзебезнең гипермаркетта да эчемлекнең беткәне юк. Ипи кайтмаса кайтмый, әмма исерткечсез тотмыйлар.

– Бездә шешәле сыралар гына. Салкын мичкәдән акканын эчәсем килә.

– Шешәле дип, җиденче класс баласына ярамаган тагы!

– Сигезенче!

– Сигезенчегә күчтең генә әле син, укый башламадың.

Регина әби, пасьянс уйнавыннан бүленмичә генә,  сул кулы белән үрелеп, принтер ярыгыннан йөз сумлык акча алып бирде. Ирис, сөенеченнән бусага аркылы сикерәм дигәндә, никтер шикләнеп калды – акчаның икенче ягында сайлауларга чакырып язылган өндәмәләр иде.

– Ялган гозереңә ялган акча ярамаган тагы.

Дөресен әйтергә теләмәде Ирис. Чыбык күпер янындагы Ганс абзыйның  төпчек кызы Эльзага бүләк аласын әйтеп ташласаң… Оятын кая куярсың?! Бурычка кереп, сөйгән кызына бүләк алган дип, күз дә ачырмаслар…

– Алайса, Энгель агай әйтмешли, песиеңне адаштырсам, йөз сум түлисеңме?

Песи дигән сүздән Регина әбекәйнең кулы капылт кына тавык йомыркасы чаклы йодрыкка әверелде. Ул ашыгып-ашыгып экрандагы карталарны җыеп алды да уенчыгын сүндерде.

– Иң әүвәл адаштыр. Әгәр өч көннән кайтмаса – түлим…

– Каникул беткәч, акчаң ниемә кирәк? – диде Ирис, үз ялганы белән дөреслекне аклап.

– Ярар, ике көннән керерсең.

«Пес! Пес! Пес!» дигән чакыруга, Иристән соң ябылып калган имән ишекне уң тәпие белән каерып ачып, теге кара песи килеп керде. Ул, педсовет утырышына чакыртылган тәртипсез укучы кебек, үз урынын алдан ук белеп, хуҗабикә белән яшь тәрбияче каршына килеп утырды. Койрыгын мич казнасына терәп, чарасыз күзләрен буш тәрәзәгә төбәде.

Песиләрнең яшен кешеләр яше белән чагыштырып карар өчен аның бер елын чама белән бишкә тапкырларга кушалар. Бу кара чутыр район Сабан туенда өч ел рәттән  батыр калган йөз дә ун килолы Флоридны хәтерләтә иде.

Регина әби, аяк очы белән генә үрелеп, карават астындагы кычыткан капчыкны идән уртасына шудырды. «Ә бит чем-кара песине асрамаска кушалар», – дип уйлап кына өлгергән иде Ирис, тегесе аның ни уйлаганын сизгәндәй, тамак астындагы  ак табын күрсәтер өчен, муенын сузып капчык авызын иснәп  алды.

– Исеме ничек соң моның? – дигән сорау Регина әбине чыгырыннан чыгарды.

– Ниткән исем аңа?! Таныштырырга алып бармыйсыңдыр ич! Авылдагы һәр мәчегә исем куша башласаң, саташырсың. Каланыкылар гына ул, фатирда асраган һәр киек-җәнлеккә исем-фамилия кушып, паспорт ачып кылана… Минеке – сигез ел инде, мәче. Көн аралаш, кетәклеккә менеп, йомырка эчә, салмонелла кыргыры. Күршеләр белән әчелешле  итеп бетерде инде… Сезнең ояга меңгәне юкмы әле?

– Юк, Регина әби, сизсәм, койрыгын кисәм ич мин аның.

– Шуннан котыла алсам, йөз сум акчам сәдака гына булыр. Мә, капчык авызын бәйләрсең, – дип, иске халат путасы тоттыргач, Ирискә кире чигенер җай калмады.

Ирис казалы песине Энгель агай кушканча адаштырырга теләде. Песиләр өйдәге кимерүчеләрне тотып бетергәч, эшсезлектән котыра икән. Андый чакта кайсысы чеби тотарга, кайсылары урлауга, беришләре йомырка эчүгә сабыша икән…

– Сыерлар җәйләүдән кайтмаган, сәнәк күтәргән терлекчеләр юк, шуңа күрә фермаларда күсе-тычканнарның башбаштакланган чагы, – диде Энгель агай, кычыткан капчыкны кайда бушатырга кирәклеген аңлаешлы итеп әйтеп.

Беренче сәяхәт бик кыска һәм дә хурлыклы булды. Ирис, фермадан кайтып, капчыкны хуҗабикәсенә тапшырыйм дип керсә, теге «йөз сум»  акча салкын мич башында утыра, күзләре агач кашыкка салынган зәйтүн мае кеби ялтырый. Адаштыручы малайны күргәч, кашларын җыерды: «Синең аркада ач күселәр чак кына тотып ботарламады үземне!» – дип әрләведер инде үзенчә.

Бу юлысы ул фән кушканча адаштырып карарга булды. Мырауҗаннар суга керми, димәк ки, инешнең теге ярына чыгарып селкесәң, шунда калачак, димәк ки, авылның теге ягыннан үзенә яңа хуҗабикә эзләячәк.

Чыкты Ирис теге якка.

Җиргә селкер алдыннан, бераз саташсын, морҗаларны буташтырсын дип, капчыкны баш очында болгап күп тапкырлар  әйләндерде… Йомырка бирәне, утын турый торган кузла шикелле, дүрт аягын дүрт читкә җәеп, беркавым һушсыз торды да, хәл алуга, инеш кичүенә йөгерде. Таштан ташка, нәкъ  Ириснең үзе кебек томырылып дүрт-биш сикерүгә, ул инде кайту сукмагына чыгып баскан иде. Егет ачуыннан тешләрен  кысты, әмма рухи яктан бирешмәде:

– Барыбер юк итәм! Миңа бүген акча кирәк! – диде ул, күз алдыннан юк булган дошманга бармак янап.

Ырым  белән адаштырып карауны Регина әби үзе әйтеп бирде:

– Өйдән ризык алып барасың. Карурман уртасына җиткәч, песи ризыкны ашаса, минем яңа нигезем икән бу, дип, шунда яшәп калачак, – диде.

Капкадан өченче кат капчык күтәреп чыгып барганда Энгель агай үртәп калды:

– Нихәл, киллер?! Шиһап чүннигеннән кайтканы бар инде аның. Торна күленә, Тугаш сазлыгына, Перәү урманына да илткәнем бар…

Адашырдай урыннарны санаганда Бимә кырын телгә алмавы Ирисне сөендерде генә.

Лаеш юлы өстендәге аркылысы унбиш чакрымлы карурман  авыл теленә Бимә кыры дип кереп калган. Анда көтүләр барып җитми, җиләк җыючылар йөрми. Печән чабучылар болынына кермәсләр, ә утын әзерләүчеләр диләнкәсен алмас өчен кырыкмаса-кырык хәйлә табып, якынгарак елышырлар иде. Чөнки Бимә кыры адаштыра. Элек анда яшенле яңгыр алдыннан яшел аждаһалар төшеп, тузбаш еланнарны һавага ашыра торган булган, имеш. Имеш-мимешле  чорлардан егерме буынга сикереп, инде аждаһалар, җен-пәриләргә ышанмастай кыю малай булып үскән Ирис өчен ырым-шырымнар буш әкият кенә. Ул Бимә кырына туп-туры керәчәк тә, күрше песиен калдырып, туп-турыга кире борылачак…

Карурман эченнән атлый торгач, каникулның сары көне кызыл кич белән алышынды. Тирәнрәк, төпкелгәрәк кергән саен кичнең кызылы куера барды. Бимә кырының уртасына җителгәндер инде, шәт… Яшел хәтфәле ат юлыннан чирәмле поши сукмагына, печәне чуаланып беткән болыннардан җәнлекләр таптаган аланнарга күчеп аркадагы әсир муйнакны шактый әлсерәткәч һәм кыйблалар буталырлык итеп зыр-зыр әйләндергәч, Ирис, ниһаять, путаны сүтеп капчык авызын ачты… Ул аны кумады, йомшак кына сыйпап, өйдән алып килгән йомырка сытыгына борыны белән төртте. Ләкин, ырымның хикмәтен сизенгәндәй, Регина әби симезенең сытык йомыркага исе китмәде, мыегына чыланганын  ялмаштырды да тәпиләрен яшереп, коелган ылыс өстенә менеп ятты, колак очына тиеп торган кыяк үләнне өзеп чәйнәде.

Ирис,  җиңел сулап, кайтыр якка таба чигенде, ә үзе юатыр  өченме, сөйләнеп барды:

– Керпеләр нишләсә – шуны эшләрсең. Кошлар да гел җиргә төшми тормас, алар да яз көне күкәй сала, бераз ябыккач, ояларына менгәләрсең. Тамагың тук булыр, нинди этлек кылсаң да, әрләүче юк монда.

Печәне чуалып беткән болын, никтер, яшел хәтфәле ат юлына кушылмады. Үтелгән юлда кешенең өне кала. Ирис уңга да, сулга да тайпылып карады, ләкин күңелне юатырлык, өмет белән канатландырырлык һичбер таныш күренешкә юлыкмады. Кояшсыз һәм офыксыз кичке урман төбендә кыйблалар буталган, алга атласаң да, артка чигенсәң дә, гел билгесезлек, авыл эзенең әсәре дә юк, кыскасы, бу адашу иде. Адаштырам дигән кеше үзе  адашты…

Ирис, ачудан селтәнеп, кулындагы капчыкны сыңар абага төбенә ыргытмакчы иде – кинәт кире уйлап, тыелып калды. Урманның  елан түше кебек дымлы һәм кар базыдай салкын куышы, шикле  кыштырдаулары, төнге авыл урамында һич очрамастай ят авазлары – монда кунып калсаң, сине һичшиксез һәлакәт  көтә дип оран сала, малайның йөз тәңкәлек җанын үртәп сагыш белән отыры күмә тора иде… Бу халәттә төнге урман тотыгының, әсирлектән котылып, үз өенә кайтасы килү теләге көчәйгәннән-көчәя барды.

Биләп алган сагаю һәм курку хисе акыл өйрәтә башладымы, малай, үзендә көтелмәгән әүлиялык чалымнарын  тоеп, тын калды. Гүя, ул үз-үзен тыңлый иде… «Капчыкны ташлама, кирәге чыгар – йә мендәр, йә җәймә итәрсең, бөркәнсәң – җылынырсың, эченә керсәң – черкиләрдән котылырсың… Песине тап!  Кайтыр юлың дөрес булса, ул синең артыңнан килер. Әгәр юк икән – кире борыл, аңа ияреп кайтырсың. Песиләр урманда курыкмый, качып китәргә ашыкмагандыр. Чакыр син аны…»

– Песи, песи! Пес-пес! Пес!

«Ми-яуу!»

Нинди ягымлы тавыш бу?! Нинди аһәң!.. Ириснең әле, шушы яшенә җитеп, моңарчы песиләр мияулавына шулхәтле дә сокланганы, сөенгәне һәм атлыкканы юк иде. Кешеләр белән  яши-яши акыл туплаган, бары тик кешеләр белән генә янәшәдә яшәргә хаклы җан ияседер бу! Карурман төпкелендә Ириснең җиңелгәнен көтеп торган хәвеф шушы  аваздан өркеп ераккарак китте. Мәрхәмәтле, өметле, тантаналы аваз иде бу! Өйгә кайткач сөенә-сөенә сөтләп чәй эчү, тагын өч көннән башланачак өр-яңа уку елы, үскәч калага китеп күп-күп акча эшләүләре, сөйгән кызының туган көне, сөю һәм сөелү белән тулы яшьлек маҗаралары, җыйнап кына әйткәндә, малай әлегә үзе дә күз алдына китереп бетерә алмастай олы бер киләчәк бар иде әлеге авазда!..

Карурман аланындагы кара йомгак Ириснең аягына килеп сырпаланырга ашыкмады. Ике ара, үрелсәң, кул җитәрлек кенә булып калгач та, аның күзләрендә мәкер, хәйлә, ышанмау һәм сагаю катыш сизгерлек уйный иде. Гүя, ул әле малайны гафу итәргә әзер түгел, ялынып килгән дусның дуслыгын тагын бер кат сынарга исәбе бар кебек, мәҗбүри татулыкка чакырган  икейөзлелек түгелме, янәсе… Бит, малайны карурман белән күзгә-күз  калдырыр өчен аның читкә бер сикерүе җитә!..

Кулына алгач, Ирис аны, сөенеченнән, иң якын туганы итеп сөйде. Тегесе, күрше малайның тирләгән футболкасы аркылы тән җылысын тоеп, күзләрен йомды. Аның тигез мырлавы үзенчә «ташламам» дигәнне аңлата иде булса кирәк. Бергә булгач, кайсы якка таба адашсак та барыбер диме, кайту гаме юк әле бу җан иясендә.

Малай, капчык бавын чалбар каешы белән озынайтып, песине арканлады. Арканның ныклыгына ышангач, каен толымы белән чалбар балагына шапылдатып, юмагайлап куа башлады.

– Әйдә, кара чутыр – аппагым, моның ише генә урманнардан кайтканың бар ич инде синең. Әйдә, йөгер, бөтенләй караңгы төшкәнче ашыгыйк. Безне өйдәгеләр эзли торгандыр… Яңа өй салып чыккач, бусагабыздан кертәм әле мин сине…

Песи башта ризасызлык белдереп җиргә ятты, аннан тирә-яктан кеше күзенә күренмичә генә якынлашкан карурман җанварларына колак уйнатып як-якны тыңлап алды һәм борылып йөгерергә кереште. Ирис аның артыннан чак өлгерде.

Авыл бөтенләй кире якта булган…

Урам утлары күренеп, үз авылын таныгач кына, арканны ычкындырды. Шулай да песи аны ташлап качмады, бер чама читтәнрәк теркелдәде, ул авыл эченә ашыккан кара төнне үзенә иярткән иде.

– Кайда йөрисең син?! – Сеңелкәшнең гөрелдәвек тавышында икеләтә сөенеч бар иде. Атаң өч айлык алиментын берьюлы җибәргән.  Әни кибеткә китте…

Икенче көнне кич Ириснең әнисе тавык оясыннан буш төште.

– Дүртесен дә эчкән, мәлгунь! Әле моңарчы безнекенә тими торган иде… Шул дошманның башына җитүче табылырмы, юкмы инде?!.

 


Фикер өстәү