Иң тәмлесе – өлгергән бал

Лаеш районының Державин авылы умартачысы Камил Сөнгатуллин бал кортларын күрше районнарга гына түгел,  чит төбәк басуларына да «командировка»ларга   йөртә.  «Тәгәрмәчтәге умарта»дан табышны гадәттәгегә караганда, 3-4 тапкыр күбрәк алып була икән. Татарстан балын Санкт-Петербург, Мәскәү әбиләре хәтта почта аша  соратып алса, Кытайда яшәүче татарлар бизнес буларак кызыксына башлаган.

Кайларда гына очмыйлар…

Сөнгатуллиннар барлыгы 200 баш умарта тота. Аның бер өлешен өч атна элек Яшел Үзән районына, икенчесен Чистайга күчерсәләр, калганнары Лаешта юкәлектә  калган. Алар бер арбага 30ар умарта урнаштырып, машинага өчәр арба тагып, еракларга чыгып китә. Һава торышын исәпкә  алып, барысын да күздә тотарга кирәк.

– Умартачы  ул  – әсәре язмаган язучы, җыры җырланмаган җырчы, көндәшен җиңмәгән  көрәшче кебек. Күп нәрсә күңел халәтенә бәйле. Мин шуны гына беләм: бал тәмле булырга тиеш. Бер кагыйдә бар: кортларны яратсаң,  сине дә яратачаклар. Бал кортлары бездән түгел, без алардан өйрәнәбез. 46 ел  тәҗрибәм булса да, нечкәлекләрен һаман да    белеп бетереп булмый. Яңа ачышлар ача торам. Әйтик, кышны да бер төрле генә  кышламыйлар,  бал җыюлары  да кабатланмый. Кыскасы, бер кысада гына яшәмиләр. Кайвакыт балны бик тиз җыеп алалар, кайвакыт  туктап, ял итеп торалар, – дип сөйли умартачы.

ФОТОда: Камил Сөнгатуллин

Камил абыйның «тәгәрмәчле умарта»сының хәрәкәт итүенә 25 ел икән инде. Кама елгасы аркылы күпер төзелгәнче, умарталарын паром аша күрше төбәкләрдәге басуларга илткән. 600 чакрым узып, Саратов якларына кадәр барган. Соңгы вакытта Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасына чыга икән. Аларга башка кортчылар да иярә. Чатырлар корып, шунда кунып калган чаклары да була.  Хәзер  күчмә умарта йөртүчеләргә  җиңелрәк. Элемтә өчен почтага барасы, транспорт проблемасы да юк. Камил абыйның хатыны Рауза апа  да  ире белән улын юлга ышанып  озата.

– Умартачылар белән  басуларга бару бернинди көндәшлек тә тудырмый. Кортлар да бер-беребезнеке белән кушылып бетми, күбесе – бер токымлы. Татарстан умартачылары белән дуслашып беттек инде. Башта урман-кырларга «разведка»га барып, кайда нинди үсемлек үсүен – кандала (донник), юкәме, карабодай, фацелияме – барысын да күзәтеп кайтабыз. Умарталарны күчереп, балның төрле төрләрен алырга мөмкин. Кырлыган (иван-чәй) чәчәк аткан  җирдә тотсаң,  кырлыган балы була. Узган ел бер фермер белән сөйләшеп,  60 гектар  җиргә кандала үләне чәчтек. Быел  матур гына чәчәк атты, – ди  Камил әфәнде.

Мине бәхетле иткән көн

Камил абый гади генә умартачы булып чыкмады. Сугышта яраланып кайткан әтисе Ризван Татар Агайбашы авылында  ике ел умартачы ярдәмчесе булып эшләгән. Әмма бу эшкә аны әтисе өйрәтмәгән. 6 яшьлек  Камил, көтү көткән саен, кортларның чәчәктән чәчәккә кунып, бал җыюын күзәтергә яраткан. Чагудан да курыкмаган: шешәгә кортлар җыеп өенә алып кайткан. Аларны посылка тартмасына  тутырып, умарта ясаган. Матур итеп буяп та куйган. Бу эшкә мәхәббәт  кечкенә чактан ук килә, димәк. 4 нче сыйныфта китапханәдәге умартачыларга багышланган  барлык китапларны  укып чыккан.  Шуннан кортларның  биологиясен өйрәнгән. Әтисеннән, җай чыккан саен,  ике умарта оясы бүләк итүен сораган. 8 нче сыйныфта укыганда,  ул аның бу теләген тормышка ашырган.  Чемодурово дигән авылда яшәүче кортчы Виктор дәдәйдән  ике умарта  семьясы  алып кайтканнар.

– Менә шул көннән башлап, мин – бик бәхетле кеше. Умарта башын икедән – бишкә, аннан унбишкә, шулай арттырып бардым. Умартачылык серләрен оныкларыма да өйрәтеп калдырасым килә. Менә шундый хыял белән янып яшим. Бу эштә улым Зөлфәт булыша. Ике оныгыбыз бар. 5 яшьлек Мәрьямгә махсус кием сатып алдык. Ул умарта оясын ачып карагач, кортлардан курыкмады. Сөләйманга – 2 яшь.  Кечкенәдән өйрәтсәң, кызыксыну тиз уяначак, – ди Камил әфәнде.

Умартачыны  киң төрле һөнәр дип  атый ул. Бүген үз юлын таба алмыйча, тегендә-монда сугылып йөрүче яшьләргә  үзләрен сынап карарга киңәш итә. Тәҗрибә тупларга, өйрәнергә киң мәйданчык, ди. Бу өлкәгә кереп китсәң, чыга алмаячаксың. Гаиләне ничек туендырыйм дип тә аптырап йөрмәячәксең.  Бер оядан 50 – 60 кило бал алырга мөмкин.

Чын бал нинди була?

Быел беренче  балны суыртып, аннан авыз итеп караганнар инде. «Кәрәзне пичәтләгәннәр. Без балның өлгерүен махсус җиһаз аша карыйбыз. Менә бүген дә донник балы суыртабыз», – ди Камил абый.

Аның әйтүенчә,  ничә дистә еллар эшләп, ялган бал сатучы умартачыларны күргәне юк. Һәрбер кортчы  клиент өчен көрәшә, күбрәк булган саен аңа яхшырак. Шуңа күрә бар шартын туры китерергә тырышалар. «Яшьрәк умартачылар балны өлгермәгән килеш суыртырга мөмкин. Болай ярамый. Нектарда су күп була, ул  тиз генә парга әйләнеп, очып китә алмый. Бал әчергә дә мөмкин. Шуңа күрә тизрәк сатам дип ашыгырга кирәкми. Өлгергән саен, бал тәмлерәк була», – ди әңгәмәдәшем.

Балның  бер тәмен белгәннәр киләсе елга аны  кабат сорый. Ерак шәһәрләрдән дә  заказ бирәләр икән. Сөнгатуллиннар  бал продукцияләрен Казанда агропаркта да  сата. Балны күпләп сатучыларга бүләк тә бар. Ул – чабыр, кырлыган, мәтрүшкә кебек үләннәрдән әзерләнгән чәй.  Шул ук вакытта  табыш алу серләре белән кызыксынучылар да юк түгел. Камил абыйга чит илләрдән  шалтыратучылар бар. Эшмәкәрләрнең яхшы бал сатып,   табыш аласы килә. Татар балы чит илләргә дә китә башламагае.

Сәрия Мифтахова

  • Тәмле балны ничек сайларга?

* Башта яхшы умартачыны табарга кирәк. Кибеттә дә теләсә кайсы кибетче янына бармыйбыз. Энергетика дигән нәрсә  мөһим.

* Чын бал куе була, төсе төрлечә булырга мөмкин. Карабодайныкы – кара,  юкә, донникныкы ачык төстә. Төскә аптырарга кирәкми.

* Кабып карагач, тамакка утыра, әчкелтем  тәм бирә.

* Кашык белән алганда, тау шикелле  өелеп, чыҗылдаган тавыш чыгара.

* Кире төшергәндә, сыгылмаланып тартылып ала.

  •  Бәясе күпме?

Бал (3 литрлы банкада) – 1 – 3 мең сумга кадәр

Кәрәз (1 кило) – 500 сумнан башлана

Перга (100 грамм) – 250 сум

Балавыз (1 кило)  – 500 сум


Фикер өстәү