Алдан кычкырган күкенең башы… (Дөньявилык-динилек турында уйлар)

Безнең җәмгыятьтә шулай гадәткә кергән инде: Аллаһка гыйбадәт кылып яшәүчеләр – диниләр, калганнар дөньявилар дип бүленә. Әмма дә ләкин без әйтәбез бит: дин ул – юл, яшәү рәвеше, дибез. Бу җәһәттән караганда, яши икән, һәрбер адәм баласы  абсолют дәрәҗәдә динле, һәркем нәрәсәгә дә булса коллык күрсәтә. Бу – котылгысыз, фаталь әйбер, чөнки һәрбер кешенең психикасына гыйбадәт кылу инстинкты аерылгысыз итеп салынган. Сүз сау акыллы кешеләр хакында бара. Әйтик, менә Ленин җәсәден ни өчен мавзолейдан чыгарып, җиргә тапшырып булмый? Аңа табынучыларның протесты көчле чөнки. Болар үзләрен һәртөрле гыйбадәттән азат, ирекле, атеист шәхесләр дип санасалар да, күрәбез: кумирга табыну мәҗүсилек дәрәҗәсендә куәтле.

Фатирына тонна-тонна алтын һәм кәгазь акча урлап тутырып куйган һәм тотылган түрәләрне генә искә алыйк. Тотылу һәм кулга алыну, «Лаеш шулпасы» чөмерү перспективасы зур булганлыгын аңлыйлар бит инде алар. Җитмәсә, бер кеше гомерендә генә ул кадәр акчаны ашап-эчеп, кием-салымга әйләндереп бетереп тә булмый. Үзең белән кабергә алып китеп булмаган малны туплаудан ни мәгънә бар? Вәләкин аек акылны малга коллык күрсәтү инстинкты томалый һәм сазлыкка төшә дә бата кешең. Хатынының бер сүзеннән чыкмыйча, коллык күрсәтеп яшәгән «подкаблучник» ирләр турында ни әйтер идегез? Болар барысы да дин – яшәүнең бер рәвеше инде, әлбәттә. Мисалларны бик күп дәвам итәргә булыр иде. Тик сүз ул хакта түгел. Кеше тормышын бөтен итә торган, аны мәгънә белән тутыра торган бер генә дин бар бу дөньяда. Ул – ислам, бик тә дөньяви дин. Коръән шәригате безгә бу дөньяда яшәгәндә кирәк, үлдеңме – кагыйдәләр үзгәрә: намаз укыйсы юк, ураза тоту мәшәкате бетә, хаҗ кылу белән йөкләнмисең, зәкят түләү бурычы өстеңнән төшә. Хәтта ки җәннәткә эләгүчеләр өчен дә мондый гыйбадәтләр кылу ихтыяҗы туктала. Коръәндә һәм пәйгамбәребезнең (салаллаһу галәйһи вәссәлам) асыл хәдисләрендә бу дөньяда яшәү тәртибе (мин бу сүзләрне ассызыклар идем), уңышка ирешү ысуллары өйрәтелә. Мөселман бу дөньяның бер генә нәрсәсеннән дә аерылмый: ашый-эчә, мал эсти, өйләнә, балалар үрчетә, планнар кора һәм аларны тормышка ашыра… Тик боларның барысы да җиңел юл белән уңышка ирештерә торган махсус кагыйдәләр аша тормышка ашырыла. Бу кагыйдәләрне белмисең яки, белә торып, бозасың икән, нәкъ «дөньявилар» кебек стресс кичерәсең, максатка я ирешелми, ирешелсә, авырлык белән ирешелә. Иң мөһиме: ирешелгәннең бәрәкәте булмый. Гаилә төзелсә – гаугалы, малга ирешсәң, күңел тынычлыгыннан башка гына, балаларың тәрбиясез, тыңлаусыз килеп чыга… Үткән гомергә әйләнеп карыйсың да, «белгән булсам, хаталанмас идем», яисә «белә торып хаталандым» дисең инде шуннан соң. Кызганыч, безнең мәдрәсәләрдә дә Коръән укырга өйрәтәләр, Коръән буенча яшәргә өйрәтелми диярлек.

Безнең татарда, алдан кычкырган күкенең башы авырта, дип әйтәләр бит әле. Ислам шәригатеннән килгән бер асыл хакыйкать тормыш тәҗрибәсе белән расланганнан соң туган әйтем ул. Менә шул бер хакыйкатьне белмәү генә дә тормышны бик нык боза, аны стресс һәм депрессияләр белән тутыра, максатка юлны авырайта, кайвакыт гади генә нәрсәгә дә ирешү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Ул хакыйкатьне исә Ахырзаман пәйгамбәре безгә кыска гына бер җөмлә аша төшендерә: «Ниятләгән эшне уңышлы тормышка ашыру өчен, аны яшерегез, чөнки, чынлыкта, һәрбер бәрәкәт иясенең үз көнләшүчеләре була». Ниндидер бер әһәмиятле эш башкарырга җыендыңмы, тормышның бер котылгысыз законы үз көченә керә: планнарыңны игълан итүгә, аларга каршы көчләр аяклана, төрле киртәләр куя башлыйлар. Көнчеләр теленнән гайбәт сүзләре ява, мөмкин булганда һәр адымыңа аяк чалырга әзер торган төркемнәр формалаша, синең ирешергә теләгәнеңә лаек түгел икәнеңне килеп үзеңә аңлатучылар пәйда була. Эшеңнән кимчелек табучылар ишәя. Хөсетлек дигән бөек генератор эшкә кушыла ягъни. Менә болар барысы да планнар юлында зур киртә булып баса, ният иясен стресс кичерергә мәҗбүр итә, күп вакытта максаттан баш тартырга туры килә яисә ирешелгәннең бәрәкәте китә, тынычлыгы югала. Коллективның башында акыллы җитәкче торса, кемнедер бүләкләргә җыенганын алдан игълан итми, чөнки бу дөньяда көнчелек дигән нәрсә барын, тормышның бер объектив законы буларак шуның үз хәрәкәтен башлаячагын шәхси тәҗрибәсендә белә. Бүләкләнгәннән соң көнчеләр гадәттә телләрен тешлиләр, ә менә бүләккә килү этабы, алдан мәгълүм булса, бик катмарлы, сикәлтәле килеп чыга. Бик дөньяви күренеш бит инде бу, әмма Аллаһның илчесе безне бу хакта кисәтеп куярга онытмаган.

Адәм баласындагы көнчелек дәрәҗәсен билгели торган бер индикатор бар: әгәр ул даими рәвештә синең планнарың белән кызыксына икән, бер дә яхшыга түгел инде бу, димәк, аны хөсетлек алга этәрә. Безнең исламда тагын бер мөһим кагыйдә бар: кешегә «Кая барасың?» дигән сорау да бирергә ярамый. Менә боларны белмисең, яисә тормышның мөһим бу канунын белә торып бозасың икән, барган юлыңнан артка алып ташларга җыенучыларның һөҗүменнән интеккәндә, татар башын татар ашый, дип утырып елама. Кагыйдәне үзең боздың һәм уңышсызлыгыңда үзең гаепле. Тәмугтагы казанда кайнаучы татарларга сакчы кирәкми дигән анекдот бар бит әле. Бу юлларның авторы социаль челтәрләрдәге башка халык вәкилләреннән белеште: һәр халык казаннан чыгарга тырышучыны аягыннан өстерәп төшерүчеләрне үз милләтеннән саный икән. Уңышка ирешүченең юлына аркылы төшү – бу тормышның законы, бер генә халыкның да ул канунны әйләнеп уза алганы юк әле. Алдан кычкырдыңмы, кайсы гына милләттән булсаң да, «башың ярыла».

«Дөньявилар»ның эше кызык бит инде. Алдашып уңышка ирешеп була дип саныйлар. Әйтик, сатучы, үлчәгәндә, сине берничә граммга «чөя» алса, үзен бәхетле хис итә. Әмма дә ләкин бу очракта икенче бер закон гамәлгә керә. Чынлыкта, алдап һәм талап алган малларның барысын да иртәме-соңмы кайтарып бирергә туры киләчәк. Алу җиңел, кайтарып бирү авыр ләкин. Бу дөньяда да кешегә «мин синең малыңны урлаган идем» дип китереп бирү шактый катлаулы мәшәкать, ахирәттә исә зур газапка әйләнә исәп-хисапны өзү. Башкаларның хакын кайтармыйча, җәннәт әһеле – җәннәткә, җәһәннәм әһеле җәһәннәмгә кермәячәк, ислам безне шул хакта кисәтә.

Моннан берничә ел элек бу юларның авторы күрше район эшмәкәрләреннән ашлык сатып алды. Берничә тонна ашлыкны төяп китергәч, бушатканда үлчәп тормыйбыз инде гадәттә. Моңа яраклы үлчәүне табу да кыен, эше дә бик мәшәкатьле. Алдашуга бик киң мәйдан ачыла. Зур үлчәүләр гадәттә болай да берничә дистә килога ялгышырга мөмкин. Бу кадәресенә үпкәләмисең, килешергә туры килә. Егетләр исә йөзләгән капчык фуражлык ашлык арасына берничә капчык бодай көрпәсе тыкканнар һәм мин сизмәгәндә генә капчыкларны келәткә кертеп куйдылар. Алдашуны егетләр киткәч, ашлыкны бушатканда гына күрдем. Уенның «фишка»сы шунда: бодай көрпәсе җиңел килә. Исәпләдем: сатучылар мине, күп булса, алты-җиде йөз сумга «чөйгәннәр». Андый юл белән тапкан акчаның бәрәкәте булмый инде аның. Тик «дөньявилар» моны аңламый. Кайтарып бирергә туры киләчәгенә дә ышанмыйлар. Әмма алар бу хакта кисәтелергә тиеш. Икенче бер кешегә ашлык бушатанда туры китереп әйттем үзләренә. Башларын иеп тыңладылар, «ялгышканбыз» дигән сүз чыгармадылар, димәк, белеп алдашканнар. Урлаганнарын кире кайтармадылар инде, билгеле. Ахирәткә калдырдылар.

Ислам шәригате – бик дөньяви шәригать ул. Тормышның һәр өлкәсенә туры килә торган хикмәтле кагыйдәләре бар. Ул кагыйдәләрне үтисең икән, иминлек гарантияләнә, бозасың икән, ике дөнья газабы – синеке.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


2 фикер

  1. Рэхмэт, Рэшит, дорес анлаттын. Оч конлек доньяда мэнгелеккэ килгэн кебек кыланмыйк. Булганына мен шокер.

  2. Бик шэп язылган! Афэрин! Бик анлаешлы мисаллар белэн уреп бирелгэн! ????

Җавап Отменить ответ