Татарстанда машина текә ярдан елгага төшеп киткән

Татарстанда җиңел автомобиль текә ярдан елгага егылып төшкән һәм суга баткан, йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 22.38 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында Ык елгасында җиңел машина батуы хакында хәбәр килгән.

Икенче бер автомобильнең йөртүчесе әлеге вакыйганың шаһиты булган. Ул «Лада» автомобиленең текә ярдан төшеп, елгага батуын күреп торган.

«Туганнары ир-атны машинадан чыгарырга тырышып караса да, аны таба алмаган», — диде агентлык хәбәрчесе.

Бүген иртән водолазлар ярдан биш метр читтә су төбенә киткән автомобильгә юлыккан һәм аннан 54 яшьлек ир-атның мәетен чыгарган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү