Эсседә дә салкын тия?!

Россиядә җылы көннәр бик аз, шуңа күрә кызу җәйгә һәр елны яңабаштан ияләшергә мәҗбүрбез. Быелгы кебек эсселек безнең климатка гомумән хас түгел. Димәк, организм тагын да авыррак кичерә дигән сүз: югары температура аркасында йөрәк тибеше ешая, тир бүленеп чыгу көчәя. Тир белән су күп югалтканлыктан, кан куера. Атеросклерозлы кешеләргә генә түгел, хәтта кан тамырлары яхшы хәлдә булганнарга да тромблар барлыкка килү куркынычы яный. Җитмәсә, битлек кию дә рәхәтләнеп сулыш алуны проблемага әйләндерде.

Җәйге челлә газабын ничек итеп җиңелрәк кичерергә икәнлеге хакында табиб-кардиолог Роза Сердюк киңәшләрен бирде.

Кояш аеруча нык кыздырган вакытта (12дән 16 сәгатькә кадәр) комлыкта ятарга да, урамда йөрергә дә ярамый. Бу сәгатьләрне җилләтелә торган бина эчендә үткәрергә тырышыгыз.

Җиңелчә туклануга күчегез. Җиңел азык яхшырак үзләштерелә. Туклыклы ит ризыкларын көннәр суыткач та ашарга өлгерерсез әле. Ә хәзер табында яшелчә салатлары, майсыз балык, җиләк-җимеш булсын.

Әгәр урамнан барганда, башыгыз әйләнеп, күз алды караңгыланып китеп, хәлегез бетсә һәм күңел болгана башласа, тизрәк теләсә кайсы кибеткә, даруханәгә керегез, андый җирләрдә кондиционерлар эшләп тора. Кереп өлгерә алмасагыз, хәтта газон чирәменә утырып торырга да кыенсынмагыз. Аңны җуеп, асфальтка егылуга караганда барыбер яхшырак.

Эсседә үзегез белән нашатырь спирты йөртегез. Шуңа чылатылган салфетканы борын тирәсендә селкү, сак кына чигәләрне ышку (күзгә кертмичә) хәл кертеп җибәрәчәк.

Эссе вакытта гипертоникларның кан басымы тагын да югарырак күтәрелә. Гипотоникларныкы, киресенчә, төшә. Урамда чакта кан басымы күтәрелеп, я төшеп китсә, өйгә кайткач, тиешле даруны эчеп, башыгызга дымлы сөлге ябып ятып торыгыз. Даруның кимендә ярты сәгатьтән соң гына тәэсире булачагын истә тотыгыз, бер-бер артлы берничәне йотарга ашыкмагыз.

  • Җәймәләрне суыткычка куймагыз…

* Өйдә кондиционер булмаса, эсселектән котылу өчен, берничә урынга  салкын су салынган савытлар куярга була. Бүлмәдәге һава бераз суыначак һәм дымланачак.

* Кайберәүләр йоклар алдыннан урын-җир җәймәләрен юешләргә яки бер сәгатькә туңдыргычка куеп торырга киңәш итә. Имеш, ятакка җәясең дә, рәхәт салкынлыктан изрәп йоклыйсың. Йоклап китүен китәрсең анысы, тик менә уянганда борын тыгылган яисә сидек куыгы ялкынсынган булу ихтималы зур. Температураны кискен үзгәртү яхшыга илтми. Иң әйбәте – салкыны аякларга өрерлек итеп, йокы бүлмәсенә гади җилләткеч кую.

* Челләдә татлы һәм борычлы азыклар ашаудан тыелыгыз. Алар тагын да ныграк тирләтә. Клетчаткага, аксымга бай ризыклар, мәсәлән, тавыкның түш итен салат яфраклары белән кушып ашау файдалы.

* Эчемлекләргә килгәндә, иң яхшысы – чиста су. Җәен урамга чыкканда, сулы шешәне үзегездән калдырмагыз. Суга әчкелтем тәм кертеп җибәрү – лимон согы кушу әйбәт. Лимон кан тамырлары өчен дә файдалы. Изеп, берничә җиләк яки әнис яфрагы салырга мөмкин. Тик әниснең саруны кайнатуын онытмагыз.

  • Челләдә салкын тидерү куркыныч

Гадәттә, суык вакытта гына салкын тидерүдән куркабыз. Ләкин еш кына авыру һич көтмәгән вакытта – эсседә дә башланырга мөмкин.

Дөрес, суыткычтан алып, боздай салкын куас эчәбез, туңдырма ашауны инде әйткән дә юк. Юеш тәнгә ябышкан киемнәр белән үтәли җилдә транспортта йөрибез, кондиционер эшләп торган бүлмәләрдә утырабыз. Әмма хикмәт анда гына түгел. Көздән алып язга кадәр уяулыкны җуймыйча, вирус һәм бактерияләр һөҗүмен кире кайтарырга әзер торабыз: җылы киенәбез, прививка ясатабыз, чирләп киткән очракта дарулар эчеп, урынга ятып дәваланабыз. Ә җәй җиткәч, барысы да онытыла. Авырый башлагач та, үтәр әле дип, авыруга кул гына селтибез. Менә шуннан башлана да инде!

Җәй көне тигән салкын кышкысыннан әллә ни аерылмый, билгеләре дә, эчә торган дарулары да бер үк. Шулай да үзенчәлекләре бар. Әйтик, җылытып дәвалау кызуда файда китерми, андый процедураларны көн сүрелгәч кенә башкарырга мөмкин. Эчемлекләрнең дә кайнарын түгел, җылысын гына эчәргә, исерткечтән бөтенләй баш тартырга кирәк.

Тагын бер аерма: җәен көн буе урын өстендә ятуга караганда, кичкә таба һавада йөреп керү файдалырак. Организмга кислородның күбрәк керүе тизрәк терелергә ярдәм итәчәк. Ләкин һавага чыгу шәһәрнең икенче башындагы яки башка авылда яшәүче дус-туганыңа кунакка бару, кибетләрдә йөреп кайту дигән сүз түгел. Кирәгеннән артык физик активлык чирдән хәлсезләнгән организмга зыян саласын истән чыгармаска кирәк.

  • Кондиционер симертә?!

Бу җайланма көнкүрешебезгә тирәнрәк кергән саен, аның турында төрле фикерләр дә арта бара. Нинди генә «гаепләр» такмыйлар аңа! Америка галимнәре әйтүенчә, кондиционер хәтта симертә дә икән! Имеш, рәхәт салкынча һавада кеше көн дәвамында үз мөмкинлегенә караганда азрак энергия сарыф итә. Шул рәвешле, артык авырлык җыюның бер сәбәбе булып тора. Бу фикерне раслый яки инкарь итә алмыйбыз. Әмма аның «гөнаһлары» болай да җитәрлек.

Зыяны

Беренчесе туңуга бәйле: борын тыгылу, коры ютәл, тамак-колак, муен, бил авырту… Температураның һәм дымлылыкның кискен аермасы, беренче чиратта, тын юллары авырулары (отит, синусит, бронхит), мускуллар ялкынсыну (миозит) китереп чыгара.

Икенчесе һаваның сыйфатына кагыла. Ябык бинада кондиционер бер үк һаваны озак вакыт әйләндерсә, һава корылана һәм тирегә, лайлалы тышчага начар тәэсир итә башлый. Шуның аркасында дерматит, ринит кебек чирләр килеп чыгарга мөмкин. Моны булдырмауның бер ысулы – дымландыру функциясе булган кондиционер кую. Тик андый модельләр кыйммәт тора. Шул сәбәпле эш урыннарында да, өйләрдә дә кешеләр ешрак гадәти прибордан файдалана.

Өченче куркыныч – аллергия барлыкка килү. Фильтрларын чистартып, алмаштырып тормасаң, кондиционер аллергия һәм йогышлы чирләр китереп чыгара торган бактерияләр оясына әверелә. Мәсәлән, легионеллалар дип аталучы бактерия кондиционер эчендә рәхәтләнеп үрчи. Әгәр ул кешенең үпкәсенә барып керсә, типик булмаган пневмония башланып китә.

Дүртенче зыян – фреон белән агулану ихтималы. Мондый хәл бик сирәк, кондиционерның көпшәсе зарарланган очракта гына була, билгеле.  Ләкин андый куркыныч барлыгын белеп тору мөһим, чөнки фреон агулы.  Укшу, косу, башны борганда барлыкка килә торган кысып-кысып авырту, сулау кыенлашу – агулануның төп билгеләре. Әмма чын диагнозны табиб кына куя ала.

Файдасы

Кондиционерның файдасы, әлбәттә, бар. Бөркү һаваны, эсселекне өлкән яшьтәгеләр, балалар, йөрәге һәм кан тамырлары авырулары булган кешеләр аеруча авыр кичерә бит. Аларның организмында җылылыкны көйләү системасы дөрес эшләми, кызуга тиз генә җайлаша алмыйлар. Кулдан эш төшеп, әлсерәп утыру башкаларга да рәхәт түгел. Димәк, кондиционердан баш тартмаска, ә акыл белән файдаланырга кирәк.

Бу җайланманы карап торуны белгечләр башкарырга тиеш. Алар фильтрларны да дөрес итеп чистарта, суын алмаштыра, антисептик куша, кулай эш режимын да көйли.

Температураны дөрес кую бик мөһим. Урамдагы һәм бинадагы температура аермасы 5 – 7 градустан артмаска тиеш. Әгәр тышта 30 градус икән, бүлмәдә 23 градустан да түбәнрәк булмасын. Суытылган һава агымы бүлмәдә бөтен якка тигез таралырга тиеш.


Фикер өстәү