Өч бертуган ятимне тәрбияләүче Мөхәммәтшиннар: «Оныкларны тәрбияләү өчен Ходайдан гомер сорыйбыз»

Һәр кеше үз баласын үзе тәрбияләп үстерсен икән. Апас районының Карабай авылында өч бертуган ятим малайны күргәч тә, күңелгә кабаттан әнә шундый сүзләр килде. «Баланы югалту – бер, оныкларның ятим үсүләрен күрү – икенче кайгы», – ди аларны тәрбияләүче дәү әниләре Сәкинә апа.  

Әти-әнинең җылы канаты ук булмаса да, ярый әле, чит кешеләр тәрбиясендә түгел балалар. Якын, кадерле, «оныклар» дип өзелеп торучы дәү әти-дәү әни ышыгында. Тик менә Сәкинә һәм Габделхак Мөхәммәтшиннарның өлкән яшьтә булулары гына күңелне төшерә. Икесенә дә – 81 яшь. Алар гомер буе колхозда эшләгән. Икесенең дә 52шәр ел эш стажлары бар. Хәзер бөтен мәшәкатьләре шушы балалар белән бәйле. Балаларның иң өлкәненә – 14, уртанчыларына – 12, төпчекләренә – 10 яшь.

– Без балаларны карап-тәрбияләп, җил-яңгыр тидерми үстерәбез анысы. Тик без дә мәңгелек түгел бит. Менә шунысы куркыта, – дип сагышланып алды дәү әниләре.

Ислам, Азат һәм Ринатның әтиләре Альберт – 2012 елда, әниләре Ләйсән 2015 елда вафат булган.

– Бердәнбер улыбыз бик тыныч, тәртипле бала иде. Мәктәптә укыганда да проблема тудырганы булмады. Ләйсән белән өйләнешкәч, алар башта безнең белән яшәделәр. Аннан соң Балтай авылына күченделәр, – ди Сәкинә апа.

Әтиләре үлгәч, өлкәннәр малайларны опекунлыкка ала. Ул чагында әниләре балалар янына килеп-китеп йөри әле. Бераздан килүләре сирәгәя. Озакламый үзенең дә гүр иясе булуы турындагы хәбәр килеп ирешә. Киленнәрен авылга алып кайтып җирлиләр.

Гаилә белән танышырга дип кергәндә төшке аш ашап утырган чакларына туры килдек. Өстәл тулы ризык янына өч малай тезелешеп утырган. Сәкинә апа кайсына чәй ясап, кайсына аш салып йөри.

– Бүгенгесенә канәгать булып тормыш итеп ятышыбыз. Аллага тапшырып, менә шулай яшибез инде, балалар. Малайлар әти-әниләре турында күп сөйләргә тырышмый. Авыр икәнен дә безгә бик сиздермиләр. Ләкин ара-тирә: «Әни менә болай пешерә иде», «Әни моны болай ясый иде», – дип әйткәлиләр. Нинди булса да әни кирәк шул балага, – дип көрсенеп куйды Сәкинә апа.

Малайлар Иске Йомралы авылы мәктәбенә барып укый икән.

– Укыту, өй эшләрен карату авыр инде безгә.  Бу авырулар килеп чыккач, өйдә укыдылар бит. Анысы бигрәк тә читен булды. Үзләрен үзләре карады инде. Мондый укуны башка күрергә язмасын дип телибез. Балаларны укытучылар укытсын икән. Планшетларыбыз да, телефоннарыбыз да бар анысы, – ди Сәкинә апа.

Күренеп тора: гаилә акчага мохтаҗ түгел. Абзарларында сыерлары, бозаулары да бар. Күпләп кош-корт асрыйлар.

– Безнең барысы да – кер юу машинасы да, башка кирәк-яраклар да бар. Бернигә мохтаҗлык кичермибез. Үзебезчә тырышабыз инде. Тик улым белән килен генә юк. Исән-сау булып, балаларны үзебезгә озаграк тәрбияләргә язсын иде дип телибез. Әле менә кибеттән тәмлүшкәләрен дә төяп кайттым. Рәхмәт яусын, малайларны карыйлар. Районнан да хәлләрен белешеп торалар. Күчтәнәчләрен дә бирәләр. Авыл советы да, халык та бик булыша. Сәдакасын да кертә, күчтәнәчен дә, – ди әниләре урынына калган әбекәй.

Сәкинә апа күршеләрен дә мактап телгә алды.

– Балаларга киемнәрне базардан да, кибеттән дә барып алабыз. Үзебез бара алмаганда, күршебез Рузалия алып кайта. Бик әйбәт күршебез. Гомумән, авыл халкының ярдәмен бик нык тоябыз. Кайвакыт бу балаларны карарга ярты Татарстан халкы булыша, ахры, дип уйлап куям мин, – дип рәхмәтен җиткерә әбекәй.

Сәкинә апа авызыннан: «Йорт-җирләребез иске булса да, үзебезнеке, дибез», – дигән сүзләр дә ишеттек. Чыннан да, әби белән бабайның йорт-җирләре искерәк шул инде. Ишегалларын да тәртипләп, матурлап куйсалар яхшы булыр иде, дигән теләк туды. Алар үзләре бик тыйнак. Моңа каршы булмасалар да, үзләре сорап йөри торган кешеләр түгел. Балалар да кул арасына керергә кечкенәрәк. Аннан соң үрнәк күрсәтергә, эш җаена өйрәтергә дә әти-әни кирәк шул инде.

– Малай малай инде… Үзегез аңлыйсыз. Ләкин шулай да алар тырыша, булышалар. Идән дә себерәләр, бозауны да кырга чыгарып бәйлиләр, астын да чистарталар. Хәлләреннән килгәнчә булдыралар инде. Җир җимертеп эшләмәсәләр дә, кушкан эшне башкарып куялар, – ди Габделхак абый оныклары турында.

Йорт-җирләрен җыештыру, ишегалларын тәртипкә китерү кебек эшләрне авыл халкы ярдәме белән башкарып чыгып булмас микән дип, без Иске Йомралы авылы советы башлыгы Рамил Моратовка  шалтыраттык.

– Мин аларга социаль хезмәткәр дә билгеләмәкче идем. Ләкин Сәкинә апа: «Кирәкми, барысына да үзем өлгерәм», – диде. Өлкән яшьтәге әби белән бабайга яшүсмерләргә килешле кием сайларга да авыррак бит инде. Шуңа күрә бүген аларга күршеләре Рузалия Әхмәдуллина балаларга киемнәр алырга, аларның өс-башларын карашырга булыша. Киемнәрен дә юыша. Үзе шулай ярдәм итәргә булды. Социаль хезмәткәр дә түгел ул. Рәсми төстә урнаштыруга каршы, – ди ул.

Рамил Моратов әйтүенчә, Сәкинә апа белән Габделхак абый гомер буе терлекчелектә эшләгән. Үз эшләренә бик бирелгән булганнар.

– Кайчан төшмә, алар фермада булыр иде. Менә шулай яратып эшләделәр үз эшләрен. Өйләренә вакытлары да җитмәгәндер, бәлки. Узган ел туган тиешле кешеләр белән киңәшләшеп, морҗаларын ясаттылар, койма тоттылар. Искергән каралты-кураларын да сүтеп куяр идек. Түгә, ташлый торган әйберләр дә бик күп хуҗалыкта. Үзләре белән сөйләшми-киңәшмичә эшләнә торган эш түгел инде бу… Без моңа бер дә каршы түгел. Сәкинә апа белән яхшылап сөйләшеп-аңлашырбыз да, печән эшләре бераз басылгач, егетләр белән ишегалларын җыештырырбыз, Алла боерса, – дип ышандырды ул.

Без исә Рамил Моратов белән элемтәдә торырга килештек.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү