Чемодан эчендә хатын-кыз мәете табылган

Мәскәү өлкәсендәге Сергиев Посад районында хатын-кыз гәүдәсе салынган чемодан табылган, дип хәбәр итә Mash.

Бу хәл Абрамцево авылында тимер юл станциясе янындагы урманда булган. Чемоданны гөмбә җыючылар тапкан.

Гадәттән тыш хәл урынында тикшерү төркеме эшли. Мәрхүмәнең шәхесе ачыкланмаган әле.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү