Луиза Шәйхетдинова: «Киләчәк буынның сәламәтлеге хатын-кыздан тора»

Гаиләнең бөтенлеге дә, бәхете дә турыдан-туры хатын-кыз сәламәтлеге белән бәйле. Тик соңгы елларда аларның сәламәтлеге проблемасы хафага сала. Сәбәпләре нидә? Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы 3нче хатын-кызлар консультациясе мөдире, Татарстанның атказанган табибы, югары категорияле гинеколог Луиза Рафаил кызы Шәйхетдинова белән күпләрне борчыган сорауларга җавап табарга тырыштык.

– Луиза Рафаиловна, һәр өченче хатын-кызда гинекология буенча проблемалар бар диләр. Бу чыннан да шулаймы?
– Хатын-кыз сәламәтлеге — галимнәр, сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре игътибарын аеруча җәлеп итә торган өлкәләрнең берседер. Чөнки нәкъ менә гинекологик авырулар бүгенге көндә проблема булган демографик хәлгә тәэсир итә. Соңгы ун елда эндометриоз, күрем вакыты бозылу, сальпингит, оофорит кебек авырулар һәм балага уза алмау очраклары саны кискен артты. Әлеге авыруларның ачыклануына диспансеризация өлеш кертте. Чөнки ул скрининг тикшерүләр комплексын тәшкил итә, баштагы стадиядә үк диагноз куярга булыша. Форсаттан файдаланып, хатын-кызларга цитологиядән башлап бөтен төр тикшерүләр һәм сөт бизләренә маммография үтәргә, аналык муентыгы профилактикасы максатыннан табибка күренергә киңәш итәсем килә.

– Кызларны ничә яшьтән гинекологка йөртә башларга кирәк? Гинекология буенча проблемаларың булмаса да ниндидер тикшеренүләр узарга кирәкме?
– Гинекологка күренүнең яшькә бәйле рәвештә күренергә кирәк булган периодлары бар. Сабый чакта – 1 яшьтә, балалар бакчасына барыр алдыннан 3 яшьтә, 7 яшьтә мәктәпкә барыр алдыннан, ә 12 яшьтән соң кыз балаларны ел саен хатын-кыз табибына күрсәтергә кирәк. Ә җенси тормыш белән яши башлаганнан соң һәр ярты ел саен табибка күренеп тору зарур. Хатын-кызлар шуны истә тотарга тиеш: аның сәламәтлеге белән балалары гына түгел, ә оныклары сәламәтлеге дә бәйле. Заманча гаилә тәрбиясе, мәктәптә белем бирү хәзер моның мөһимлеген яшүсмер вакытта ук аңларга ядәм итә.

– Иртә башланган җенси тормыш һәм абортлар яман шеш авыруы килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкинме?
– Хатын-кыз сәламәтлеге буенча зары булмаган очракта да дөрес контрацепция сайлау буенча барыбер табибка күренеп торырга тиеш. Дөрес, уңайлы итеп сайланган контрацепция хатын-кызга үзе теләмәгән очракта балага узудан профилактика булып тора. Хәзер хатын-кыз сәламәтлеге хөкүмәт дәрәҗәсендә алга куелган, сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) буенча бушлай таблеткалы аборт ясатырга мөмкин. Һәр хатын-кыз исендә тотарга тиеш, медицина «тыкшынуы» аркасында ясалган хирургик абортлар бик куркыныч аналык муентыгы яман шеше китереп чыгарырга мөмкин. Башта ракка кадәрге аналык муентыгы авырулары, соңрак алар нәтиҗәсендә яман шеш барлыкка килә.

– Луиза Рафаилевна, кеше папилломасы вирусы нәрсәсе белән куркыныч? Аны алдыру мәҗбүриме?
– Кеше папилломасы вирусы — бүгенге көндә сәбәбе билгеле булган сирәк авыруларны берсе. Аны җенси тормыш белән яшәгән теләсә кайсы хатын-кыз йоктырырга мөмкин. Аның 100дән артык төре бар. Ә иң куркынычлары — онкоген булган 16нчы һәм 18нче тип. Хәзер әлеге төр вируска каршы прививкалар да эшләнгән, ул үз чиратында аналык муентыгы яман шешеннән профилактика булып тора. Күп очракта вирус табигый юл белән организмнан юкка чыга, ә менә 20 процент хатын-кызда ул озак еллар сакланырга мөмкин. Аналык муентыгы яман шеше килеп чыгуга иртә җенси тормыш белән яшәү, җенси партнерларны еш алыштыру, җенси юл белән күчә торган авырулар һәм тәмәке тарту сәбәпче булырга мөмкин. Башлангыч стадиядә аналык муентыгы яман шеше симптомнарсыз гына була. Соңрак җенси мөнәсәбәткә кергәннән соң кан килү, күрем каны бүлемтек рәвешендә генә килә башлау, эчнең аскы өлешендә авырту барлыкка килергә мөмкин. Әгәр бу билгеләр күзәтелә икән, һич кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Бала табу өчен иң кулай яшь ничәдә? Хәзер 40тан соң бала табучылар артты. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез?
– Бала табу өчен идеаль вакыт — 20дән 30га кадәр. Әлеге яшьтән соңрак хатын-кыз ягыннан булган авыруларның яралгыга күчүе, патологик үзгәрешләр ихтималы арта. Балада ананың авыруларына бәйле рәвештә тумыштан килеп чыккан авырулар булуы мөмкин. Көмәнлелек вакытында бала сәламәтлеген бәяләү буенча скрининг үтәргә киңәш ителә. Хромосом аномалия, анатомик деффектлар хатны-кызның яшенә бәйле рәвештә арта бара. Шулай ук бала сәламәтлегенә яшәү рәвеше, һөнәр, яшәү урыны, начар гадәтләр дә тәэсир итми калмый.

– Психологлар хатын-кыз авыруларын психосоматик авырулар исәбенә кертә. Үпкәләү, урынсызга борчылу, үз-үзеңнән канәгать булмау, җавапсыз мәхәббәт җитди гинекологик авырулар килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкинме?
– Хатын-кыз сәламәтлеге, әйткәнемчә, бик мөһим нәрсә, чөнки киләчәк буынның сәламәтлеге хатын-кыздан башлана. Соматик һәм психологик яктан да һәркемне сәламәт, балкып торган, матур хатын-кызлар җәлеп итә. Стресс, психологик киеренкелек, невроз теләсә нинди авыруга сәбәпче булырга мөмкин. Гинекологик авырулар чыннан да күңел халәтенә дә бәйле. Борынгылар юкка гына тәнне җаннан башка гына дәвалап булмый димәгәннәр.
Хөрмәтле хатын-кызлар, үзегезне, җаныгызны һәм тәнегезне яратыгыз! Чөнки безнең сәламәтлек берни белән дә алыштыргысыз. Дәвалау физкультурасы ясагыз, дөрес тукланыгыз, төшенкелеккә бирелмәгез, иммунитетыгызны күтәрегез!

Гөлнара Зиннәтуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү