Казансуда батты дип фаразлаган ирне исән килеш тапканнар

«Казан» гаилә үзәге яныннан 500 метр чамасы ераклыкта инде батып үлгәндер дип фаразланган ирне исән-сау килеш, ләкин бик хәлсезләнгән рәвештә табып алганнар.

19 июльдә төнге икеләр тирәсендә Гаилә үзәге каршында 41 яшьлек сәрхүш ирнең корылма аркылы суга сикерүе турында хәбәр килеп ирешә. Ирне баткан дип белеп эзләгәннәр, тик таба гына алмаганнар. Соңрак аның хәлсезләнгән гәүдәсен табып, бортка күтәргәннәр һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.


Фикер өстәү