Халыкның яртысына грипптан прививка ясалачак

Яңа коронавирус инфекциясенә вакцина быел кулланылышка кермәс әле. Ул клиник сынау узган очракта да, аны җитештерүне җайга салырга кирәк булачак. Гадәти гриппка каршы прививка ясауны исә республикада сентябрь аенда төгәлләргә уйлыйлар. Бу сүзләрне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җиткерде.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жавронков әйтүенчә, яңа вируска каршы прививка кайчан һәм беренче чиратта кемнәргә ясалачагы федераль дәрәҗәдә хәл ителәчәк. Бу эшкә үзәктән тиешле документлар килгәч һәм рөхсәт булгач кына керешәчәкләр. Гадәти гриппка каршы вакцинага заказ бирелгән. Быел аны республика халкының кимендә яртысына, ягъни 2 миллион кешегә ясамакчылар. Бер ай эчендә төгәлләүнең сәбәбе: октябрь аенда тын юллары вируслы инфекциясе белән авыручылар артырга мөмкин. Вакцинаны авырган вакытта ясарга ярамый. Любовь Авдонина фикеренчә, гадәти гриппка каршы җитештерелгән вакцина яңа коронавирус инфекциясен һәм пневмония килеп чыгу очракларын да киметәчәк. Белгечләр март, апрель, май айларында яңа таҗвирус белән авыручылардан быелгы сезон өчен гриппка каршы прививка ясатулары белән кызыксынган. Бик сирәк кеше генә уңай җавап биргән, күбесе – кирәксенмәгән.

Узган атнада Татарстанда кайбер чикләүләр йомшартылды. Әйтик, зур сәүдә үзәкләре эшли башлады. Шуны гына көтеп торгандай, байтак кеше кибеткә юл алды һәм озын чиратлар хасил булды.

– Товарны бик ашыгыч алырга кирәк түгел икән, чиратта тормасагыз иде, башка кибетләргә кереп чыгарга, бүтән көндә килергә була, ашыкмагыз, сәүдә үзәкләре ябылмаячак, эшләячәк, – дип кисәтте Любовь Авдонина. – Таләпләр буенча, 4 квадрат метрга 1 кеше туры килергә, кечкенә залларда бер юлы 3-4 кешедән артмаска, чиратта торганда 1,5 метр дистанция сакланырга тиеш.

Фәния Арсланова           


Фикер өстәү